Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рамил Юныс: «Гөнаһны беренче мәртәбә кылырга авыр, икенче, өченче, бишенчесе сизелми»

Адәм баласына — сәүдәгәр булсынмы, эшләми торган пенсионермы, кечкенә баламы — бу дөньяның һәм ахирәтнең канунын аңлар өчен дин кирәк. Шуннан башка дөньяны аңлап бетереп булмый.

Динне белмәгән кеше гөнаһны да аңламый. Әгәр дә миңа ошаса, бу гөнаһ түгел дип уйлыйлар. Әгәр дә ошамый икән, димәк, ул — гөнаһ. Алай булмый! Гөнаһ дигән төшенчәне адәм балаларына Аллаһы Тәгалә билгеләгән, без аны берничек тә билгели алмыйбыз. Күп вакытта гөнаһ безгә күбрәк ошый, изге гамәл исә аның кадәр күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә адәм баласының гөнаһны билгеләү хокукы, гомумән, юк. Гөнаһларны аңлар өчен динне белергә кирәк.

Гөнаһларны аңлар өчен динне белергә кирәк.
Адәм баласы нәрсәгә миңа ул гөнаһларны белергә, аларны белмичә дә яшим бит әле, дип уйлый. Ләкин бер хакыйкатьне онытмыйк: бер гөнаһ та җавапсыз калмый, эзсез югалмый. Бүгенме, иртәгәме, ун елдан соңмы, үлгән вакыттамы, Кыямәт көнендәме — барыбер кылган гөнаһыңның җәзасын күрмичә калмыйсың.

Бер егет гөнаһ кылган икән, үзе мөселман. Хәзер көтә икән җәзасын: бер көн үткән — җәза юк, ике көн үткән — җәза юк, атна үткән — җәза юк, ике атна үткән — җәза юк. Ике атнадан соң бу Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән. «И, Раббым, мин гөнаһ кылдым ике атна элек, бер җәза да булмады», ди икән. Аллаһы Тәгалә төшендә әйткән моңа: «Ике атна элек укыган намазың белән бүгенге намазыңны чагыштырып кара».

Коръәндә шундый аять бар: «Мөселман кешесенә бирелгән иң зур газап — диннең тәмен югалту». Мөселман була торып гөнаһ кылабыз икән, башка кирпеч төшми, акча да югалтмыйбыз, ә намазның тәме бетә.

Мөселман була торып, гөнаһ кылабыз икән, башка кирпеч төшми, акча да югалтмыйбыз, ә намазның тәме бетә.

pixabay.com/ru
Намаздан тәм тапмый башлыйсың икән, ул синең икенче планга күчә бара. Аллаһы Тәгалә кулында миллион төрле газап бар, без аны хәтта белеп тә бетерә алмыйбыз.

Гөнаһларның биш әсәрен карап китик.

Гөнаһның беренче әсәре — гыйлем. Күбебез гыйлем алырга тели. Кемдер Коръән ятламакчы була, кемдер дини гыйлем алырга тырыша. Ятлап булмый, баш эшләми, вакыт юк, Коръән алып булмый, ди. Гыйлемне фәкать безнең тәүбә итмәгән гөнаһларыбыз гына тоткарлый.

Гыйлемне фәкать безнең тәүбә итмәгән гөнаһларыбыз гына тоткарлый.
Шул гөнаһ аркасында Аллаһы Тәгалә безгә Коръән ятлатмый, шул гөнаһ сәбәпле гыйлем алып булмый, өйрәнеп булмый. Менә IT технологиягә өйрәнергә тели — өйрәнеп булмый. Ни өчен? Гөнаһ бар. Коръән ятлап булмый, чөнки гөнаһ бар.

Нинди гөнаһ кылам соң мин? Мин бит намаз укыйм диярсең.

Ә синең Әстерханда яшәгән туганнан-туган абыең белән күрешкәнең бармы соң? Туганнарыгыз белән аралашмыйсыз. Сәүдәңдә гөнаһ бар. Алдалыйсың. Яшерәсең, качырасың, урлыйсың. Гөнаһларны тәүбә иткәч, Аллаһы Тәгалә безгә гыйлем бирә икән. Моның ике дәлиле бар.

«Бәкарә» сүрәсендә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә әйтә: «Тәкъвалыкка ирешсәгез, тәүбә итеп гөнаһтан арынсагыз, Аллаһы сезгә бирә фуркан».

Фуркан — ул гыйлем, фуркан — ул Коръән, фуркан — ул хакны ялганнан аера белү. Шуңа күрә беренче чиратта безне гыйлемнән гөнаһларыбыз ерак тота.

Гөнаһның икенче әсәре — ризык. Ризык ул акча гына түгел, ул хәерле бала да, йорт та, сәламәтлек тә, ягъни ризыкка күп төшенчә кергән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласының ризыгын кылган гөнаһлары сәбәпле Аллаһы тотып тора, бирми». Гөнаһларың өчен тәүбә итсәң, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә ризыгыңа юл ача.

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Гаиләгезне намазга өйрәтегез, сабыр булыгыз, без сезне ризыкландырырбыз».

Намаз укыган кешегә Аллаһы Тәгалә тутырып бирә, ул ачка үлмәс. Абдулла ибн Габбас (радыйаллаху ганху) рәсүлебезнең бер сәхәбәсе әйтә: «Кеше изге гамәлләр кылып тәүбә итсә, бите яктырып китәр, йөзендә нур күрерсез. Калебе нурланыр, үзе дә нурланганын сизәр. Тәнендә дә сәламәтлек булыр».

Тәүбә итсә, тәнгә дә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирә икән. Ризыгы киңәер һәм халыклар бу кешене ярата башлар, ди. Чөнки Аллаһы әлеге кешеләрнең калебенә бу кешегә карата мәхәббәт сала. Тәүбә иткән кешенең бите нурлана, калебе чистара, тәне сәламәт, ризыгы киң, башкалар аны ярата башлый.

Тәүбә иткән кешенең бите нурлана, калебе чистара, тәне сәламәт, ризыгы киң, башкалар аны ярата башлый.
Тәүбә итмәгән, гөнаһка чумган кешенең бите кара, калебе караңгы, яктылык юк, матур фикере, әйбәт сүзе юк. Гөнаһлы булганга тәнгә дә авыру килә, ризыгы әзәя, халыклар моннан ерагаерлар, ди.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) ястү алдыннан йокларга һәм ястүдән соң сөйләшергә яратмаган. Нигә? Рәсүлебез ястүдән соң йоклаган. Без иртәнге намаздан соң йоклыйбыз. Безнең эш күп, төнге дүрткә кадәр утырабыз. Рәсүлебезнең сөннәте буенча, ястүдән соң йокларга, иртә торырга кирәк.

Җеннәр таң аткач китә йокларга, без шушы сөннәт буенча яшибез. Алар төнлә йөри, көндез йоклыйлар.


Баш миендә мелатонин бүлеп чыгара торган шишковидная железа бар. Мелатонин караңгы төшкәч эшләп чыгарыла. Ул кешенең нерв системасын тынычландыра, иммунитетны ныгыта, тыныч йокы бирә, кеше йокларга иртәрәк ятса, бу кешедә рак-онкологик авырулар азрак булачак икән. Бөтен авырулар да нерв системасыннан, иммунитет зәгыйфьләнүеннән, йокларга соң ятуыбыздан бит. Бу — сөннәт. Ястүдән соң йокламасаң, хәрам түгел, мәкруһ санала. Әмма нәтиҗәсен күрәсезме? Шуңа күрә иртәрәк ятарга һәм иртәрәк торырга өйрәнсәк, иртә белән эшне башларга җиңелрәк була.

Укыйсы бар икән имтиханны, укы иртәнге биштән торып. Юк, ул бишкә кадәр укый, уникедә тора. Ят тугызда, тор дүрттә, я өчтә. Менә бу ризыкны киметә.

Өченче сәбәп бар. Коръәндә бер аять бар: «Гөнаһның җәзасы — шундый ук гөнаһ». Ничек аңларга моны? Бер гөнаһ кылдыңмы, икенчесен дә кылачаксың. Гөнаһны беренче мәртәбә кылырга авыр, икенче, өченче, бишенчесе сизелми. Туктап тәүбә итмәсәң, ахыры булмаячак. Бер урладыңмы, тәүбә итмәдеңме, туктамаячаксың. Зина кылдыңмы, беренче тапкыр кыен, аннан соң җиңеләя ул. Алдадың, тәүбә итмәсәң, җиңеләя ул.

Әгәр дә бала чакта күреп туктатмасак, аңлатмасак, 50-60 яшьтә дә шул гөнаһны кылып йөрисең. Чөнки тәүбә итмәгән, аңламаган.

Өченче әсәр — бер гөнаһтан тәүбә итмәсәң, гел эшләп торачаксың. Ә бу атала исрар, бик зур гөнаһ. Әгәр дә кеше бер гөнаһны гел кабатлый икән, ул Аллаһы каршында бик түбән һәм гөнаһлы кеше була. Исрар.

Дүртенче әсәр бүгенге көнгә дә кагыла. Әти-әнинең кылган гөнаһы балаларга мирас булып күчә. Әти-әни ничек эшләгәннәрен күрсәтсә, бала шуны үти. Миңа моны әти күрсәтте, әти белән бергә без моны эшләдек, диләр. Гаилә белән утырганда әти-әни балалар каршысында хәмер эчә. «Әлегә сез балалар, карап торыгыз, өйрәнә торыгыз. Менә шушылай матур итеп утырырга кирәк». Әни кеше балаларга шундый мисал, үрнәк күрсәтә.

Коръәни-Кәримдә «Йәсин» сүрәсендә бер аятьтә кеше үлгәч, гамәл дәфтәре ябылмый икәнлеге хәбәр ителә. Ачык тора. Ни өчен? Мәчет-мәдрәсә, күпер салып калдырсаң, мәчеткә килеп намаз укыган кешенең намазының әҗере, син кабердә булсаң да, синең гамәл дәфтәреңә төшеп бара. Берәрсен гөнаһка өйрәтеп калдырсаң, син үлгәнннән соң синең үрнәк белән гөнаһ кыла икән, син кабердә килеш тә гамәл дәфтәреңә гөнаһ өстәлеп тора. Балалар, оныклар гөнаһларда була. Кыямәт көненә кадәр безнең гамәл дәфтәрендә күпме гөнаһ җыелачак бит.

Коръәни-Кәримдә шундый бер аять бар. «Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә әйтә: бер буын җәһәннәмгә кергәндә безнең әти-әниләргә дә икеләтә газап бирегез, диләр икән. Балалар җәһәннәмгә кергәндә өлкәннәрне каргыйлар. Аллаһы сәбәбен сорый. Балалар әйтерләр: алар үзләре дә эшәкелекне кылды, безгә дә өйрәттеләр. Аллаһы әйтер: аларга да ике, сезгә дә ике. Ни өчен? Сез аларны күреп гыйбрәт алмагансыз, ике буын да гөнаһта бертөрле, ди».

Балаларыгызга нәрсә әйтүегез, алар алдында нәрсә эшләвегез турында уйлагыз. Һәр эшегез балалар өчен мисал, балалар безгә моны искә төшерәчәкләр, шуңа да бик игътибарлы һәм гыйбрәтле булырга кирәк.


Бишенче әсәр. Тормыштагы бөтен авырлыклар — бизнеста, гаиләдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә булсынмы — безнең гөнаһларыбыз.

Тормыштагы бөтен авырлыклар – бизнеста, гаиләдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә булсынмы – безнең гөнаһларыбыз.
Менә кайттыгыз өйгә, хатыныгыз белән юк-бардан гына әрләшә башладыгыз. Сәбәпнең нидә икәнен аңламыйсыз? Кәефе юкмы, акча кирәкме, нишлим икән дип уйлый башлый ир кеше. Галимнәр безгә Коръәннең бер аятен аңламавыбызны искәртә. Нинди? Хәрам күргәндә, күзләрегезне төшерегез, дигәнне. Урамда кирәкмәгән урында бер караш ташладыгыз — менә гөнаһ. Аллаһы Тәгалә синең хатыныңның йөрәгенә сиңа карата шунда ук ачу сала. Ул да ни өчен булганын аңламый. Болар барысы да гөнаһ аркасында. Гаиләдә, эштә, балалар белән булган бар проблемаларыгыз — сезнең кылган гөнаһларыгыз. Вакытында тәүбә итеп гөнаһтан туктасагыз, Аллаһы Тәгалә дөньяда да рәхмәтенә ирештерә, ахирәттә җәннәтле булабыз, иншалла.

Рамил хәзрәт Юнысов 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев