Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район балалары сурәтләрендә – тыныч тормыш

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре малайлар һәм кызлар өчен “Асфальтта сурәт” бәйрәме оештырды.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Хокук бозу очракларын кисәтү максатында узган чарада балалар табышмакларга җавап эзләде, әйтемнәр ярдәмендә яхшыны яманнан аерырга өйрәнде, юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, алар чисталык һәм тәртип темасына да әңгәмә корды. Командаларга бүленеп, асфальтка рәсем төшерү мизгелен зур түземсезлек белән көтеп алган балалар бердәм булып эшкә тотынды. Куллардагы акбурлар күзгә күренеп кимеде – җирдә нурларын тирә-якка сибүче кояш, салават күпере, бәхетле балалар яши торган күп катлы йортлар барлыкка килде. Сәхнәгә күтәрелгән “Грация” иҗат коллективына кушылып малайлар һәм кызлар флешмоб биеде, татлы бүләкләр кабул итте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X