Район мәдәният йортында - балалар Раштуасы
Якты Раштуада балалар өчен күңелле бәйрәм чарасы узды.
Раштуа бәйрме – православие динендә булган кешеләрнең иң якты бәйрәмнәренең берсе. Аны өлкәннәр генә яратмый. Аны балалар да көтеп ала – бу иртәдә алар өчен бик матур чаралар оештырыла. Район мәдәният йортында Иисусның тууы һәм яхшылыкның явызлыкны җиңүе турында сихри тамаша узды. Яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен Раштуа белән Изге Никольск чиркәвеннән Роман атакай тәбрик итте. Бәйрәмне “Шаян” театр студиясе дәвам итте. “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле кызлары бар халыкны флеш-мобка дәште. Кыш бабай, Кар кызы, әкият дөньясыннан килгән кунаклар белән балалар әйлән-бәйләнгә чыкты, купшы чыршы янына басып шигырь сөйләде, татлы призлар белән сыйланды.
Фәнүза ИБРАҺИМОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев