Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район төзелеш эшләрендә тайпылыш юк

Бүген район тормышына кагылышлы планерка күңелле миссиядән башланды – башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина Урыссу үзәк район хастаханәсе табибы Сәфилә Хисамовага республика Министрлар кабинетының рәхмәтен тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары вазифасына Равил Шәрипов билгеләнүен хәбәр иткән Светлана Петровна тагын бер күңелле күңелле хәбәр җиткерде – генераль директоры Илһам Сафин булган Әпсәләм төзелеш материаллары һәм конструкцияләре комбинаты район үзәге урамнарында ясалма яктылыкны камилләштерүдә ярдәм йөзеннән 600 мең сум күләмендә матди бүлеп биргән.

- Муниципалитет контролендә торучы сорауларга килгәндә, урау юл төзелешендә чуерташ түшәү ахырына якынлашты. Бу атнада юлчылар беренче биш йөз метрга асфальт салуга керешәчәк. Урыссу бистәсендә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау соңгы объектларда дәвам итә. “Урыссу” сәнәгать паркында инженер челтәрләрен төзелә. Шушы көннәрдә аның территориясендә тагын бер резидент артты – тимер кием эчгечләр җитештерү цехы барлыкка килде. Элекке электр станциясен сатып алган “БАСЭТ” җәмгыяте  бүгенге көндә иске җиһазларны сүтү белән мәшгуль. “ТАПАРТ” машина төзелеше заводы территоиясендә биналар капиталь ремонтлана, яңа продукция ясауга сертификат алу өчен документлар пакеты тиешле хезмәтләргә тапшырылды – районда бер генә сәнәгать предприятиесе эшчәнлегендә дә тайпылыш юк, - дип киңәшмәне йомгаклады район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев