Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары ни өчен укырга теләми?

Кичә узган районның балигълык яшенә җитмәгән балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары менә шушы катлаулы сорауга җавап эзләде.

Урыссу мәктәпләренең берсендә белем алучы бала көн саен диярлек дәресләргә килә. Әмма аны белем туплый дип әйтеп булмый. Һәрхәлдә дә уку йорты укытучылары раславына караганда, урта сыйныфларның берсендә укучы малай дәресләрдә катнашмый, өйгә бирелгән биремнәрне чишми, ул хәтта математикадан тапкырлау таблицасын да белми... Укытучылар үсмер баланы кадет мәктәбенә юллау тәкъдиме белән чыкты. Шул рәвешле, бәлкем, аны дисциплинага, җаваплылыкка җәлеп итеп булыр, дип фаразлый алар. Чөнки бу үсмер бик тиздән дәүләт имтиханы бирергә тиеш һәм аның тулы булмаган белем турында аттестат ала алуы зур шик уята.

Комиссия утырышы, һәрвакыттагыча, исерек аналардан башка да узмады. Бер бала кибеттән товар урлаганда тоткарланган. Боларның барысы хакында язылган материал белән район газетасы битләрендә укып белергә мөмкин булачак.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев