Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда туңга сөрү – игътибар үзәгендә

Агымдагы елда Ютазы районы механизаторлары алдында 26 600 гектарда җир сөрү бурычы тора.

Тукай исемендәге җәмгыятьтә планда каралган мәйданның 90 процентында эш тәмамланырга да өлгергән. “АгроМир”, “Уңыш”, “Нәбиуллин” хуҗалыкларында да зәбкә зур көч куела. Шул ук вакытта әлеге агрочарага “Таң”, “Кәрәкәшле”, “Тимербаев”, “Вафауллин” агроколлективларында тиешле игътибар бирелми. Хуҗалык итүнең кече формаларына килгәндә, “Әхмәтшина”, “Фәйзрахманов”, “Ковалев”, “Гәрәев” фермер хуҗалыкларында туфрак эшкәртү тулысы белән тәмамланган. Ә менә “Әхмәтшин”, “Халиков”, “Латыпов”, “Хәйретдинов”, “Котловская” фермер хуҗалыкларында, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә биргән оператив мәгълүматлар буенча, бер генә кишәрлек җир дә эшкәртелмәгән, дип хәбәр итте районның баш агрономы Андрей Борисов.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X