Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның кыр эшчәннәре чәчүгә чыкты

Кичә, 26 апрельдә, районыбыз кырларында чәчү эшләре башланды

Туфрак инде әзер булган авыл хуҗалыгы коллективы кырлары чәчү агрегатлары гөрелдесенә күмелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Вафауллин А. А.» крестьян-фермер хуҗалыгында 137 гектарда арпа, күпьеллык үлән - эспарцет чәчкәннәр. Арпа чәчүгә шулай ук «Гайнетдинов Р. Х.» крестьян-фермер хуҗалыгы да кереште. Биредә  55 гектар арпа чәчелгән. Бүген-иртәгә башка коллективларда да чәчү башланачак: нәкъ менә шушы сәгатьләрдә район игенчеләре басуларга чыгачак.

Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев