Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика экологлары районны өйрәнә

Бүген районга күчмә кабул итү белән ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров килде.

Ул Татар табигатьне саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Ык буе территориаль идарәсе начальнигы Хәлил Мостакимов, әлеге ведомстовнының икенче разрядлы белгече Таһир Низамов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Ййтик, урыссулы Зинаида Соколова төнге вакытта сулар һаваның яман ис белән пычрануына зарланды. Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина юл буенда кала торган санкцияләнмәгән чүплек урынын юк итүдә ярдәм сорады. Белгечләр барлык сорауларга да уңай җавап бирде. Яшәүчеләрне кабул итеп беткәннән соң, экологлар Урыссу химия заводында тикшерү уздырды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X