Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсе

Иске Урыссу авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсе узды.

Ринат Шәрип улы тумышы белән Иске Урыссу авылыннан. Сәхнәгә күтәрелгән Мөсәвәрә Сөнәгәтуллина бертуган апасының улын җылы итеп искә алды һәм Иске Урыссу авылы урамнарының берсенә яки мәдәният йортына Ринат Гобәйдуллин исеме бирү тәкъдиме белән чыкты.

Композитор иҗат итеп калдырган җырлар - искә алу кичәсенең төп бизәге булды. Бертуган сеңлесенең кызы Резеда Мөхәммәтҗанова, авыл халкы яратып каршы ала торган моңлы тавышлы Ленар Җәләев, “Сердәш” халык фольклор ансамбле җитәкчесе кабатланмас моңлы Зөлфия Рәхмәтуллина башкарган җырлар көчле алкышларга күмелде. Иске Урыссу мәктәбенең “Акчарлаклар” иҗат төркеме халык уен коралларында Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән “Бир кулыңны, гүзәлем” көен уйнады. Композитор шәкерте Нәҗип Килдияров бу кичне Азнакай шәһәрендә җырчы булып танылган Миргаяз Шәрәфиевка гына кушылып уйнап калмады, ул татар һәм башкорт көйләренә тезмә уйнап, авыл халкының алкышларын яулады. Яр Чаллы шәһәреннән үк кайткан Ринат Гобәйдуллин шәкерте Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев та Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән җырлар белән сәхнә тотты.

Әйе, әлеге искә алу кичәсе сәнгать дөньясында тирән эз калдырган шәхес Ринат Гобәйдуллин рухына изге дога булып барсын. Юкка гына ул Кече Урыссу авылыннан кунак булып килгән Камил хәзрәт Абдуллин укыган аять белән башланмады.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев