Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Рәхәт тормышта яшәүче иң бәхетле кеше мин!"- ди бүген 90 яшен билгеләүче Сәрия Закир кызы Габдрахманова

Тумышы белән Сәрия апа Бәйрәкә авылыннан. Тормыш иптәше  Әнәс абый белән тормышларын шушы ук авылда корганнар. Сәрия  Габдрахманова бүгенге көндә оныгы тәрбиясендә, кадер-хөрмәт күреп гомер итә. 

 


Сәрия апа бүгенге көндә үзен дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе ди. Инде 90 яшен тутырса да, ул әле бүген дә гаҗәеп чибәр, үз аягында йөри, матур сөйләшә.

“Безнең яшьлек дәһшәтле сугыш елларына туры килде. Дүрт абыем да сугышта катнашты. Тиздән кияүгә чыктым, яшьли берүзем ике бала белән калдым,- ди Сәрия апа, хатирәләргә бирелеп.

"Хәзер Аллага шөкер, оҗмахта яшим, оҗмах кына түгел, шулкадәр кадерлиләр, тамагым тук, өстем бөтен, барысы да бар. Әле менә кодагыем  камыр ясый, шуны көне буена пешерә, бөтенесенә дә җитәрлек итеп. Нык тәрбия бирделәр! Рәхмәт яусын! Үз игелекләре үзләренә кайтсын!"- ди ул куанып.
 Яшьлегемдә бәхетем булмаса да, бүгенге көндә мин бик бәхетле. Ир балам булмады, әмма миңа киявем белән бәхет елмайды, Аллага шөкер! ...Телевизор карап утыра идем, зур чәчәк бәйләме  тотып , киявем килеп керде.Шундый бәхет бит бу. Киявемә мең рәхмәт! Оныкларым да “Әби, әби” дип  кенә торалар, Аллага шөкер!”
Озак яшәү серләре белән дә бүлеште, Сәрия апа.  
 -Озак яшәүнең сере шул инде: кечкенә чактан ук эшләп үстек без колхозда, көзен ындырда идек. Чәчү, урак эшләреннән калмадым. Кая кушсалар, шунда эшләдем.
      Бүгенге көндә Сәрия апаның ике кызы, 4 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Менә нинди олы бәхеткә ия юбиляр.

Аны котларга дип туганнары, оныклары, кызлары, якыннары җыелган иде. Сәрия апага Алла боерса, әле тагын да яшәргә, озын гомер, бәхетле тормыш, һәм ныклы сәламетлек теләделәр. Үзен инде иң бәхетле кеше итеп санаса да, бу җылы теләкләр белән аның яшәү дәртен тагы да арттырды. 

   Бүген  Сәрия Закир кызын юбилее  белән котларга Ютазы районы башлыгы  исеменнән Лилия Гәрәева, Кече Урыссу авылының хәзрәте Камил  Абдуллин,  Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина  Әхмәтшина  һәм Бәйрәкә авылы ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева да килде. “ Туксан биш,  Алла боерса 100 яшьлек юбилеегызда да шулай матур итеп безне каршы алырга язсын”, - дигән теләкләрен җиткерде алар.  

Без дә ихлас котлауларга кушылып, Сәрия апага сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев