Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәмзия Миннебай кызы Дәүләтханова - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, технология, музыка укытучысы

Үзенең туган мәктәбенә 31 ел гомерен багышлаган бер дә тынгы белмәс киң эрудицияле, бетмәс энергия чыганагы булган укытучы һәрчак яналыкка омтыла, хәзерге заман баласын кызыксындырырлык эш төрләре уйлап таба.

Туган җиргә кирәкле һәм файдалы кеше булып янып яшәү – Рәмзия Миннебаевнаның тормыш девизы. Ул һәр дәресендә, сыйныфтан тыш чараларда укучыларда Ватанга мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, тугрылык, намус кебек кешелеклелек сыйфатларын тәрбияли. Үзе дә куп балалы ана, үрнәк гаилә әгъзасы буларак, укучыларның ата-аналарына төпле киңәшләре белән ярдәм итә, баланы тәрбияләү һәм укыту өчен җаваплылык хисләре уята. Мәктәп күләмендә, авылда үткәрелгән бер генә чара да аннан башка узмый. Аның креатив идеяләре белән чара кабатланмас кызык, тормышчан һәм уйландыра торган вакыйгага әверелә.

Рәмзия Минебаевна җитәкчелегендә әзерләнгән бәйге материаллары, кул эшләре, фәнни-эзләнү хезмәтләре белән укучылар Республикада гына түгел, Рәсәй күләмендә дә дәрәҗәле урыннар яулый. Ул уртаклашкан тәҗрибә, осталык үрнәкләреннән тирә-як регионнарда да файдаланалар. Аның ориганаль идеяләре белән сугарылган ничәмә ничә проект эше Бәйрәкә авылы мәктәбенә грант алып килде. Ә ул сәхнәгә чыгарган кечкенә артистлар бүген Татарстан сәхнәсен яулыйлар.

Гади дә, сабыр да, һәр кеше белән уртак тел табучы коллегабыз авылдашлары, укучылары, хезмәттәшләре өчен дә абруйлы, хөрмәткә лаек шәхес ул. Тормыш иптәше Әнфәс абый белән тигез матур тормышта тәрбияләп үстергән өч баласы үзләре гаиләле. Бүгенге көндә алар да туган районнарында хезмәт куялар. Рәмзия Минебаевна алты оныкның яраткан дәү әнисе, һәр атнада аларны тәмле ашларын пешереп каршы ала, озата.

Рәмзия Минебаевна куйган хезмәтләре өчен мәктәп, район, Республика, Рәсәй министрлыклары һәм оешмаларының мактау кәгазьләре, күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Укытучы, тәрбияче сәләте Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә. Әгәр син бирелгән мөмкинлекләреңне ачар урын табасың икән, шуннан да зуррак бәхет, рәхәтлек тойгысы булуы мөмкинме икән? “Балаларның шат елмаюын, мәктәптән канәгатьлек хисе белән кайтып китүләрен күрү – зур бәхет”, - ди Рәмзия Минебаевна. Әле тагын күп еллар тынгы белмәс коллегабызның шундый бәхет диңгезендә йөзүен, мәктәпкә уңай энергия, яңа сулыш биреп торуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X