Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Пенсия фонды алдагы өч елда туучылар саны артуын фаразлый

2024 елда 2,5 миллион гаилә социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителәчәк.

Россия Пенсия фондында алдагы өч елда туучылар саны артуын фаразладылар. «2022 елга һәм 2023-2024 еллардагы план чорына РФ Пенсия фонды бюджеты турында»гы закон проектында шундый мәгълүмат урын алган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Ведомство исәпләүләре буенча, 2022 елда илдә 1,37 миллион сабый дөньяга аваз салачак. 2023 елда туучылар саны – 1,38 миллион, 2024 елда 1,39 миллион кеше тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, Росстат мәгълүматлары буенча, быелның гыйнвар-август айларында Россиядә 802,8 мең бала дөньяга килгән. 2020 елда исә аларның саны 1,4 миллионнан бераз артык булган.

Элегрәк Хөкүмәт Демографик сәясәт концепциясен гамәлгә ашыру планын раслаган иде. Аның нигезендә, 2024 елда 2,5 миллион гаилә социаль ярдәм чаралары белән тәэмин ителәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев