Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов – Ютазы җирендә

Ютазы районына эш визиты белән республика Илбашлыгы Рөстәм Миңнеханов килде.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Президент үз визитын районда язгы кыр эшләре барышы белән танышудан башлады. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында ул “Уңыш”, “АгроМир”, Тукай исемендәге, “Нәбиуллин” агроформированиеләрнең чәчүлекләре белән тынышып узды. Рөстәм Миңнеханов Урыссу гимназиясендә район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашты. Аларны борчый торган берничә сорауга җавап тотты.

Президент якын киләчәктә Ютазы районы территориясенә үз җитештерү тармаклары белән килеп керәчәк Башкортстан предариятиеләре “Пакер”, “БАСЭТ” компанияләре, шулай ук “Урыссу” сәнәгать мәйданчыгы продукциясе презентациясе белән танышты. 

Ахырда ул агымдагы ел башында гына файдалануга тапшырылган өр-яңа гимназия белән якыннан танышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев