Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Саба Сабантуенда 15,5 метр озынлыгында «толым» сыры үрделәр

Сабантуй күргәзмәлекләре арасында «Миңлебай» сыр кайнату предприятиесе үткәргән гастрономик шоу да үзенең программа төрлелеге белән җәлеп итте. Бу хакта «Саба таңнары» газетасы яза. 

 

Биредә Сабантуй кунаклары ярдәме белән 15,5 метр озынлыгында «толым» («косичка») сыры үрелде.

«Сабантуйга Балык Бистәсеннән килдек. Мондый тамашаны беренче күрүем, шуңа да катнашып карарга уйладык. Мондый рекордка безнең өлешебез дә керсен», – диде сыр үрүче бер ханым. 

Фестивальнең икенче зур рекорды – 5 килолы «Бү­ләк» (Качоковалло) сыры ясала башлап, өлгереп бетсен өчен 1 елга, ягъни киләсе Сабантуйга кадәр махсус саклау урынына куелды.

Барлык кунаклар бушка гына Янмас (Халуми) сырыннан һәм моцарелладан ясалган данлыклы «Капрезе» салатыннан да авыз итә алды, диелә хәбәрдә. 

«Саба халкы бик кунакчыл, актив икән, кечкенәләрдән алып өлкәннәргә кадәр безнең тирәдә кайнашты, безгә теләктәшлек күрсәткән сабалылырга һәм Сабантуй кунакларына зур рәхмәт. Киләсе Сабантуйларында да исән-имин күрешергә язсын!»- дигән хисләрен җиткерде гастрономик шоуның төп оештыручысы, «Миңлебай» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Чулпан Миннебаева.

saby-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X