Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабантуй капка кага

Милли киемнәрдәге татар кызлары һәм егетләре Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйды.

Дәртле гармун тавышлары, күңелле җырлар, колгага бәйләнгән аллы-гөлле яулыклар – болар барысы да халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләренә ихтирам күрсәтү билгесе булып тора. Районыбыз халкы  бу йолага теләп кушылды.  Кибетләрдән чыгып, сабан бәйрәменең милли ярышларында һәм җыр бәйгеләрендә катнашучыларына дип, үзләренең бүләкләрен тапшырды.

Әнә бер әби оныгы белән бүләк җыючыларга таба атлый. Оныгы, әлеге чараны оештыручыларга теләктәшлек күрсәтеп, милли күлмәк киеп чыккан. Бүләген тапшырды да, гармунда сыздырып уйнап та җибәрде.

- Ай, рәхмәт! - Тирә-якка сабан туе илчеләренең көр тавышы яңгырады.

Дәртле тавышлар, җыр-моң авазлары ишетеп, башкалар да өйләреннән чыкты. Һәм бик теләп үз бүләкләрен тапшырды. Әлбәттә, алар, әлеге күңелле вакыйгадан читтә калалмыйча, биеп тә алды. Байлар авылында, Урыссу бистәсендә сабантуй бүләкләре җыючыларны якты йөз, шат елмаю белән каршыладылар. Ә бала-чага рәхәтләнеп велосипедта җилдерде. Шулай итеп, виртуаль дөньяны “айкап” йөрүче яшь буынга әби-бабаларының үткәненә, тарихи гореф-гадәтләребенә күз салу бәхете насыйп булды.

Ниһаять, туган җиребезгә милли бәйрәм - сабантуй аяк басты. Инде бик тиздән, киләсе шимбә көнендә Каклыкүлнең ямьле табигать почмагындагы мәйдан район халкын һәм кунакларны каршылаячак. Чәчү тәмамланды, иген басуларына әле шифалы яңгырлар астында күкрәп үсәсе дә үсәсе, кояш нурларыннан җылы алып, башаклар тулыланасы бар. Бу үзе үк яшәешебезнең зур сөенече түгелме?!

Боларның барысы да еллар агышы белән бергә кабатланачак ... Бездән беркайчан да ерагаймаска дип, кабат-кабат шатлык һәм яшәү тәме бүләк итәр өчен, тагын киләчәк.

Сүз уңаеннан шуны да билгеләп узарга кирәк, мондый бәйрәм чаралары авыл җирлекләрендә дә уза.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев