Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкын Чишмәдән Мосаллия әби Ибраһимовага – 90 яшь

Салкын Чишмә авылында гомер итүче Мосаллия Гариф кызы Ибраһимова күпсанлы котлаулар кабул итте - хезмәт ветераны бүген олуг юбилеен билгеләп узды.

Мосаллия апа төп Салкын Чишмә авылы кешесе һәм бөтен гомере дә шунда узган аның. Картлыгын да ул алтмыш елдан артык иңне-иңгә куеп яшәгән хәләл җефете белән бергә төзегән нигездә каршы ала. Кызганыч, тормышның авыр чакларын бергә күтәргән, балалар үстергән ире генә бүген аның белән әлеге шатлыклы мизгелләрне уртаклаша алмый. Ул инде мәрхүм. Әмма ботен гомерен хезмәттә уздырган Мосаллия апаның балалары, оныклары, бертуганнары, кан кардәшләре аны өрмәгән урынга да утыртмый. Зиһене дөрес, сәламәтлеге нык булган юбиляр үз йорт-җире белән мөстәкыйль яшәсә дә, аны күрше авылларда гына гомер кичерә торган туганнары кайгыртып тора.

Юбилей көнендә дә алар йорт тутырып килгән иде. Алар теләгән ихлас теләкләргә район муниципалитеты һәм Кәрәкәшле авыл җирлеге вәкилләре дә кушылды. Озын гомерле якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Владамир Путиннан да котлау хаты кабул итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X