Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сарайлар проблемасы көн кадагыннан төшеп калмый

Адәм баласы шулай яратылган ки, ул кайвакыт үзе дә белми нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы булуын.

Урыссу урамнарында хуҗасыз сарайларны сүтә башлагач, бик күпләрнең килешәсе килмәде. Бер генә мисал, Пушкин урамы белән Славян тыкрыгы арасында узган елларда сарайлар сүтелде. Дөнья ачылып киткән кебек булды, килешегез. Дөрес, арада, документ белән рәмиләштерелмәгән булса да, сарайларын карап, ремонтлап, анда яхшы базлар ясап, фатирдан арткан барлык әйберне шунда саклап яшәүче кешеләр бар арада. Андыйларга, әлбәттә, сарайлары белән хушлашу авыр һәм бу гаделсезлек кебек тоела. Ихтимал. Шул ук вакытта дистә еллар буена кул тимәгән сарайлар да шактый бит Урыссу урамнарында. Жуков урамын гына алыйк. Мәшхәр!!! Хуҗасыз калган сарайлар еллар узып җимерелеп беткән. Сүз дә юк, бу харәбәләрне, бәла-казага нигез булганчы, кичекмәстән сүтәргә кирәк. Әмма бит аларның эчке якларына каты көнкүреш калдыкларын түгеп, санкцияләнмәгән чүплек урынын күрше-тирә авыл кешеләре барлыкка китермәгән. Бу тулы санитариягә каршы халәтне тирә-якта урнашкан йортларда яшәүче кешеләр үзләре тудырган. Шулай булгач, социаль челтәрләдә аларны күрсәтеп, бу эштә кемнедер гаепләү, читтән ярдәм көтү миңа калса урынсыз. Балалар өчен имин шартлар тудыруны, калдыкларны түгеп, сукбай этләрне ияләштермәүне үзеңнән башларга кирәк.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев