Шәхес үсеше балалар бакчасыннан башлана
Зарина Шәрипова мөдирлегендәге 2нче санлы Урыссу балалар бакчасында булу янә түбәндәге фикерне раслады: әлеге мәктәпкәчә учреждениедә һәммәсе дә ата-аналар тынычлыгын тәэмин итүгә багышлана.
Һич арттыру түгел, монда балаларның көндәлек, буш вакытлары үтә файдалы һәм кызыклы уза. Алар уен рәвешендә яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнәләр; әйтик, аш өстәле янында, җәмгыятьтә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре нигезләре күнекмәләренә ия булалар… Тәрбияче Гөлнара Ширәева җитәкләгән урта төркемгә юнәләм. «Бигрәк тә күпләр икән болар», дигән уй үтә баштан. Унбиш тәрбияләнүче булып чыкты.
— Гомумән алганда, исемлек буенча бездә егерме бала, — ди Гөлнара Сәетнур кызы. Әйткәндәй, тәрбияченең гомуми педагогик стажы
— 23 ел, шуның 20се әлеге мәктәпкәчә учреждениедә узган.
— Һөнәрегездә иң кыены нәрсә? Әти-әниләре өчен кадерледән-кадерле нәниләрне тәрбияләү җиңел эш түгел ич? — дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
— Кыенлыклар турында гына уйлап утырсаң, әлбәттә, барысы да авырга туры киләчәк, — ди ханым. — Тышта йөргәндә балаларның теләсә ничек киенүләренә, җәрәхәтләнүләренә яки сугышуларына һичкайчан юл куярга ярамый. Билгеле, нәниләр бер дә егылмый яки уенчык өчен талашмый, дигән сүз түгел бу. Һәммәсен яхшылап аңлатырга туры килә. Сүзләрең тәрбияләнүчеләргә барып җитә икән, димәк, аңлыйлар, төшенәләр. Әти-әниләренекенә карый тәрбияче апалары сүзенә күбрәк тә колак салучан бит әле ул сабыйлар.
— Көтелмәгән хәлләрдә нишлисез?
— Тиргәүдән түгел, мактаудан башлыйм. Мисалга, башка бала кулындагы уенчыкка бик нык кызыккан малайга сабыр гына аңлатам, «син әйбәт, акыллысың, бу машина белән бераз соңрак уйнарсың, яме, әлегә бүтән шөгыль табарга мөмкин», димен. Беләсезме, тыйнаксыз булып күренәсем килми, әмма ләкин минем төркемдә әйткәнне аңламый торган сабыйлар гомумән юк.
Сүз уңаеннан, 2 нче балалар бакчасы — татарча мәктәпкәчә тәрбия бирү йорты. Биредә дәресләр барышында татар теле нигезләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Менә нәниләр җентекләп рәсемнәр карый һәм тәрбияче сорауларына җавап бирә. Күренеп тора, үз тирәсендәге дөньяны танып белү ифрат кызыклы аларга. Бу кызыксынучан сабыйларның яшәү мохите исә тәрбияче тарафыннан әйтелгән хакыйкатьне үзләштерүгә ярдәм итә. Әйтергә кирәк, бакчада чиста, уңайлы, якты, тиешле җиһазлар да бар. Бүген ана бала карау буенча өч ел ялда булу ихтималлыгына ия, әмма нәниләрне ел ярым-ике елдан ук бакчага бирүчеләр дә җитәрлек икән.
— Мөгаен, тәүге мәлләрдә елыйлардыр?
— Ансыз булмый, — ди Гөлнара Ширәева. — Һәрхәлдә, бездә балалар бакчасына күнегә алмаган тәрбияләнүчеләр юк.
Педагог белән очрашуыбыз Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне алдыннан узды. Илебездәге балалар бакчалары эшчәнлеген, еллар үтү, иҗтимагый хәл торышы үзгәрүгә карамастан, даими дәүләт кыйммәтләре рәтенә кертергә мөмкин. Тәрбияче — баланың ата-анасыннан кала беренче остазы, укытучысы һәм юл күрсәтүчесе. Гөлнара Ширәевага килгәндә, тәүдә ул хореограф белгечлегенә ия булган. Кече Урыссу авылында туып үскән, унберенче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга мәдәни яктырту училищесына укырга кергән һәм күпмедер вакыт район мәдәният йортында методист-хореограф булып эшләгән. Кияүгә чыгып, гаилә коргач, Гөлнара Сәетнур кызы квалификациясен үзгәртергә карар кыла. Шул рәвешле Бөгелмә педагогия училищесын һәм Яр Чаллы педагогия университетын тәмамлый. Бүген ул өч бала анасы, икесе инде мөстәкыйль тормыш белән яши, кечесе җиденче сыйныфта укый. Сүз уңаеннан, 47 яшьлек ханым — яшь дәү әни: кияүдәге олы кызы онык бүләк иткән.
— Ә өч уку йортында белем алу кирәкме соң бу төр һөнәр өчен? — дип сорыйм Гөлнара Ширәевадан.
— Һичшиксез, кирәк, — дип җаваплый ул, — чөнки нәкъ менә алган белем эшемдә ярдәм итә, кечкенә кешене аңларга мөмкинлек бирә. Әйтик, ни өчен елый ул, нигә көлә, нәрсә турында дәшми? Гомумән, шәхес үсеше бик яшьли башлана. Барлык төр уку, күнекмәләр, бөтен хезмәт — фәкать кеше файдасына. Без кызларны биергә өйрәткән урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Миңнулла кызы Мостафинаны зур җылылык хисе белән искә алам. Минем хореографиягә мәхәббәтем нәкъ шуннан килә. Гомумән, без, Кече Урыссулылар, укытучылардан ифрат уңдык. Ул елларда бездә барлык фәннәрне укыту татар телендә алып барылды. Алгебра буенча мисаллар чишелешен, геометриядә исбатлауларны татарча аңлата идек… Хәтта мәктәп укучыларының сентябрьдә колхозга бәрәңге җыюда булышуы да әле акылы ныгып җитмәгән кешене чыныктыра һәм хезмәткә күнектерә, дип саныйм.
Менә шундый тирән, күпкырлы белемгә ия шәхесләр район педагогик корпусының нигезен тәшкил итә дә инде. Алар балаларны нәрсәгә өйрәтергә сәләтле соң? Әлбәттә, бары тик яхшыга гына, әдәби тел белән әйткәндә — акыллыкка, игелеккә, мәңгелек кыйммәтләргә.
Сүз уңаеннан. 2нче Урыссу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең исемнәре үк колакны матур яңгырашы һәм илаһилыгы белән назлый: Әмир, Эмир, Эмиль, Амелия, Кәрим, Ирхан, Алинә, Рамазан, Илүзә, Рамина, Асель, Ясминә, Аяз, Софья, Сафия…
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев