Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солнечный һәм Төньяк микрорайоннарына чүп үләннәре һөҗүм итә

Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайонына “Янарыш” паркы яклатып, София Гобәйдуллина урамыннан барып керсәң, дуслар, биредә бик тиздән йортлар күренми башлаячак – чүп үләннәре шактый мәйданнарны биләп алган.

Юбилей һәм София Гобәйдуллина урамнарында төзелеш бара торган участоклар шактый. Аларда яңа йортлар һәм хуҗалык объектлары калкып чыккан. Бик яхшы. Халык яхшы итеп яшәргә омтыла. Әмма төзелеш алып бару – гражданнарны чүп үләннәрен чабудан азат итми.

Әлбәттә, бу фоторепортажда үзләренең чүпкә баткан ихаталарын күрү кайберәүләргә бик ошап бетмәскә мөмкин. Алар төзелеш алып барганда чүп чабарга вакыт юк дип дәгъва белдерергә ашыкканчы, шул ук Гобәйдуллина урамындагы тагын бер ишек алдын мисал итеп куябыз – яңа йорт калкып чыккан участокта төзелеш әле тәмамланмаган, хәтта коймалар да тотылмаган. Аның каравы, йорт алды территориясе шау чәчәккә күмелгән.

Жуков урамындагы тимер юл аркылы чыга торган урынга якын урнашкан шәхси йорт алды территорияләрен чүп үләне баскан. Мияссаров урамындагы 50 санлы күп фатирлы йорт алды территориясендә дә шайтан таяклары юлчыларга сәлам биреп утыра.

Илмира ГАЛИЕВА автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев