Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сораштыру: Прививка ясаткан россиялеләрнең күбесе вакцинация дошманнарына лояль карый

Коронавирустан прививка ясатырга теләмәгән хезмәткәрләргә карата катгый чаралар күрүгә каршы булган кешеләр арасында хатын-кызлар күбрәк.

 

Татар-информ. Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан эшләүче россиялеләрнең күпчелеге вакцинация узарга теләмәгән хезмәттәшләренә карата санкцияләр кертүгә каршы. SuperJob сервисы үткәргән яңа сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

«Сораштыруда коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан икътисади яктан актив халыкның 1600 вәкиле катнашты. Аның барышында ачыкланганча, вакцинация узган һәр тугызынчы россияле генә коронавируска каршы прививка ясатырга теләмәгән хезмәткәрләргә карата санкцияләр кертергә кирәк дип саный. Респондентларның 67 проценты мондый чараларга каршы», - диелә хәбәрдә.

Респондентларның бер өлеше үз позициясен коронавирус йоктырган кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудыруы һәм калган хезмәткәрләргә йөкләнешне арттырып, эш процессыннан читләшүе белән аңлаткан. Шул ук вакытта, сораштыруда катнашкан башка кешеләр вакцинация турындагы карар ирекле булырга тиеш дип саный.

Шунысы игътибарга лаек: коронавирустан прививка ясатырга теләмәгән хезмәткәрләргә карата катгый чаралар күрүгә каршы булган кешеләр арасында хатын-кызлар күбрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев