Тамада Чулпан Гариповадан куертылган сөт рецепты
Аны авыл сөтендә кайнатырга кирәк.
Тамада, журналист Чулпан Гариповадан куертылган сөт (сгущенка) кайнату рецептын тәкъдим итәбез.
2 литр сөткә 750 граммлы банка белән шикәр комы салырга. Бу массаны бер сәгать кайнатырга, аннары сүндерергә.
Бу масса суына башлагач янә кайнатырга, күбекләнеп кайнагач сүндерергә.
Шушы процессны 3-4 тапкыр кабатларга кирәк.
«Бик тәмле була. Чәй дә эчәбез, тортлар пешергәндә дә кулланам», — диде ул инстаграмда язылучыларына..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев