Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичү авыл җирлеге халкының 80 проценттан артыгы тавыш биргән

Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сүзләренә караганда, 11 һәм 12 сентябрь көннәрендә тавыш бирү хокукына ия кешеләрнең 71 проценты үз бурычын үтәгән. Сүз уңаенннан, 2020 елда әлеге җирлектә сайлаучылар саны өч кешегә арткан.

Кеше саны аз булу сәбәпле Хөррият һәм Биектау торак пунктларында сайлау участоклары юк. Ике көн эчендә сайлау комиссиясе әгъзалары өлкән яшьтәге ун кешене, гаризалар нигезендә, өйләренә барып сайлаткан. Ә эшкә сәләтле гражданнар үзләре килә. “Гомумән, халык зур активлык күрсәтә. Гадәттә, сайлауларга безнең күбрәк өлкән буын вәкилләре үз вакытында килә иде. Бу юлы яшьләр дә, урта буын кешеләре дә күп килә”, - диде комиссия әгъзалары.

Сайлау участогына килгән авыл халкына Кече Урыссу авылы шәфкать туташлары шулай ук грипптан прививка ясауны оештырган. Әйтик, бүген 10 сәгатькә 23 кешегә вакцинация ясалып та өлгергән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев