Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичү авыл җирлегендә авыл эшчәннәре хөрмәтләнде

Бүген Тукай исемендәге җәмгыять үз эшчеләрен – механизаторлар һәм терлекчеләрен хөрмәтләде. Бу көнне тармак ветераннарына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

Чара Кече Урыссу авылы имамы Камил хәзрәт Абдуллин укыган вәгазьдән башланды. Ул хезмәт коллективына киләчәктә дә зур уңышлар теләп, Тукай исемендәге җәмгыять директоры Рамил Газизуллинга дини бүләк тапшырды.

Авылдашларын Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев сәламләде. Сүз алган Рамил Газизуллин хуҗалык тормышы, аның уңышлары туында сөйләде. Тукай исемендәге хуҗалык белән 31 ел өзлексез җитәкчелек иткән Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әсгать Абдуллин авыл эшчәннәренә – язгы кыр эшләрен матур итеп уздырган, терлек азыгы туплауда, игеннәрне тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт куйган механизаторларга, терлекләрдән зур табыш алып эшләүче малбагарларга, савымчыларга  ихлас рәхмәтен әйтте. Хезмәт алдынгылары акчалата премияләр белән билгеләнде. Юбилейлы туган көннәрен бәйрәм иткән авыл эшчәннәре кыйммәтле бүләкләр кабул итте.

Урман буенда, ачык һавада узган бәйрәм чарасын авыл үзешчәннәре дәвам итте. Уеннарда катнашкан һәркем истәлекле бүләк алды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев