Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп чаралар өч тарихи датага бәйле булачак

Төп чаралар 27 май көнне башлана.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган: 27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә), 25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн) һәм 30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн). Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

27 май көнне, алдан расланган план буенча, дәүләт тарафыннан зур форум оештырылырга тиеш иде, әмма коронавирус белән бәйле вазгыятьтән чыгып үзгәрешләр кертергә туры килгән. Шуңа төп бәйрәм чарасы Дәүләт Советы сессиясе буларак үтәчәк. Сессия башлангачы Татарстан Президентының ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куюы көтелә. «Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак», — диде Шәйхразиев.

Шулай ук 27 майга Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү планлаштырылган.

Төп бәйрәм чаралары 25 июньдә дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында тантаналы чара да узачак, анда ветераннарны чакырып котлау планлаштырыла. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләребезнең каберләрен зыярат итүне дә шушы көнгә ниятлибез, диде Шәйхразиев.

25 июнь көнне Татарстан флагы эстафетасы Татарстан районнары буенча башланачак. Моңа кадәр, 29 гыйнвардан башлап, юбилей байрагы Россия регионнарында эстафетада булды.

30 августта ТАССР юбилее уңаеннан тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак, диде ТР премьер-министры урынбасары.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/26-05-2020/tassrny-100-ellygyna-bagyshlangan-t-p-charalar-ch-tarihi-dataga-b-yle-bulachak-5745426

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X