Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татарча диктант ЯЗ» 2021

Ел саен үткәрелә торган «Татарча диктант ЯЗ» акциясе бөтен Җир шарында яшәүче катнашучыларны җыя.

Аның максаты - татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының гореф-гадәтләре белән танышу. Диктант белән кызыксынучылар даирәсе елдан-ел арта бар. 2019 елда 100 меңнән артык кеше катнашса, 2020 елда катнашучылар саны 300 меңнән артып киткән.

Иртәгә, 10 сентябрьдә, 11.00 сәгатьтә, без диктант язачакбыз. Катнашу бушлай. Яшь, татар телен белү дәрәҗәсе һәм яшәү төбәге буенча чикләүләр юк. Һәр катнашучы сертификат алачак, ә җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Акциянең оештыручылары - Бөтендөнья татар конгрессы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзалары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре.

Диктантта катнашу өчен бәйгенең www.diktant.tatar сайтында мәҗбүри теркәлү узарга кирәк. Төп биттә күрсәтелгән барлык нигезләмәләр белән танышырга мөмкин.

Теркәлгәндә, түбәндәгеләрне күрсәтергә кирәк булачак:

•  Катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме;

• яше;

•  татар телен белү дәрәҗәсе;

кайсы илдә һәм төбәктә яшәве;

• элемтә өчен мәгълүмат;

• акциядә катнашу форматы (онлайн, оффлайн).

Конкурста катнашу өчен гариза җибәргәннән соң, электрон почта адресы яки телефон номеры аша гаризаны расларга кирәк.

«Татарча диктант ЯЗ» 2021 чарасы турыдан-туры һәм читтән торып үткәрелә. Татарча диктант язу 11: 00 сәгатьтә башлана.

Онлайн катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк булачак:

1. Диктант сайтында бирелгән бланкны күчереп алырга һәм бастырып чыгарырга;

2. «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» каналларына яки «Татар-информ» сайтыннан онлайн-трансляцияләргә тоташырга;

3. «ТНВ» алып баручыларының әйтеп яздыруы астында бланкны тутырырга;

4. Диктант язган көнне сканер аша чыгарылган бланкны электрон почта аша tatarchadiktant@gmail.com яки WhatsApp номеры буенча (элемтә номерлары акция сайтында катнашучының яшәү төбәгенә карап күрсәтелгән) юлларга.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев