Татарча диктант языгыз
27 октябрьдә 13 сәгатьтә Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында «Татарча диктант» («Диктант по татарски») акциясе узачак.
Белем бирү акциясе Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2016 елдан бирле үткәрелә. Узган ел анда ике меңнән артык кеше катнашты. Диктант язуда теләге булган һәркем үз көчен сынап карый ала. Диктант ике сәгать дәвам итә. Барлык катнашучыларга сертификатлар, ә акция отличникларына кыйммәтле бүләкләр биреләчәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (5593) 2-60-25, 89377763091. Барлык ютазылыларны акциядә катнашырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев