Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан авылларында үз эшен ачарга теләүчеләрне өч көнлек укуга чакыралар

27-29 октябрь көннәрендә «Идел» яшьләр үзәгендә укулар узачак һәм ул яңа эш башлаучы эшмәкәрләрне һәм авылда үзенең фермерлык эшен ачарга теләүче яшьләрне җыя.


Анда шәхси QR-кодлары булган затлар гына катнаша ала.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, белем бирү программасы «Бизнесны башлап җибәрү», «Үсеш юллары» һәм «Авыл хуҗалыгы бизнесын алга этәрү» блокларыннан тора.

Чара үз бизнесын башларга теләүчеләрне крестьян-фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү, аларга үз эшеңне уңышлы башлау өчен кирәкле белем һәм осталыклар бирү, бизнес-планлаштыру күнекмәләрен үзләштерү һәм авыл яшьләре арасында эшмәкәрлекне популярлаштыру максатыннан оештырыла.

Мәктәпне тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында катнашканда, аның нигезендә  өстәмә баллар алу күздә тотыла.

Катнашуга авылда үз бизнесын ачарга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан кимрәк эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Укуларда катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр https://clck.ru/Y2oPr  сылтамасы буенча онлайн форма тутырырга кирәк.

Укуларда COVID-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки соңгы алты ай эчендә бу авыру белән авырган булуны раслый торган шәхси QR-кодлары булган затлар гына катнаша ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев