Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Үзбәкстан мөселманнары фәтвасына карата үз фикерен әйтте

Фәтва игълан итүчеләр шул территориядә булган вазгыятьне белергә тиеш, ди Камил Сәмигуллин.

 

«Татар-информ» Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстан мөселманнары идарәсенең юлда тизлек арттырып һәлак булу үзеңә кул салган кеше булып санала дигән фәтвасына карата үз фикерен әйтте.

«Халыкның вазгыятен белмичә фәтва бирүче надан сыман. Ягъни бер җирдә фәтва бирер өчен, бу урында яшәргә кирәк. Алар бу фәтваны үз җирлекләренә карап биргәндер. Шуңа күрә моңа без бернинди бәя бирә алмыйбыз. Машина йөртү кагыйдәләрен бозып һәлак булуны суицид дип атап булу-булмауны андагы хәзрәтләрдән сорарга кирәк. Үзбәкстанда яшәсәм, мин дә бу фәтваны тыңлаган булыр идем», — диде ул.

Мөфти сүзләренчә, фәтваны көн кадагындагы сорауларга карап чыгарырга кирәк. «Без дә көн үзәгендәге мәсьәләләргә карап, Голәмәләр шурасы белән җыелып, төрле фәтвалар чыгарабыз. Бу — безнең вазифабыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы алдыннан.

Элегрәк Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Шәригать кануннары буенча социаль кагыйдәләр булып саналган һәм мәҗбүри булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында фәтва игълан итүен язган идек. Тизлек арттыру сәбәпле һәлак булган машина йөртүче шәригать кануннары буенча, үз-үзенә кул салган кеше булып санала, диелә фәтвада.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумыКамил хәзрәт Сәмигуллиндин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев