Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Президенты «Союзмультфильм» башлыгы хезмәттәшлек турында сөйләште

Былтыр Әлмәттә «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә оештырылган анимация мәктәбе ачылды.

«Татар-информ». Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультфильм» киностудиясе идарәсе рәисе Юлиана Слащева белән очрашты.

Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

2020 елның сентябрендә Әлмәттә «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә оештырылган анимация мәктәбе ачылды. Уку йортында балаларны мультфильмнар булдыру нигезләре һәм компьютер анимациясе мөмкинлекләре белән таныштыралар. Бу елга планнар — яңа белем бирү курсларын, шул исәптән онлайн-курсларны эшләтә башлау.

Элегрәк «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО һәм «Союзмультфильм» киностудиясе спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында мультипликацион сериал булдыру турында килешкәннәр иде. Яңа мультсериал геройлары — ГТО талисманнары. Барлыгы 52 серияне чыгару планлаштырыла.

Моннан тыш, 2020 елның декабрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында «Союзмультфильм» киностудиясе белән берлектә әзерләнгән «Чыршылар кабынганда» күргәзмәсе ачылды.

 https://tatar-inform.tatar/news/official/18-02-2021/tatarstan-prezidenty-soyuzmultfilm-bashlygy-hezm-tt-shlek-turynda-s-yl-shte-5807414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев