Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы умартачылар форумына һәм бал фестиваленә чакыра

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.

Чара кысаларында умартачылар өчен җайланмалар, инвентарь, чимал, ветеринария препаратлары һәм уку ярдәмлекләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырыла. «Умарталарны серкәләндерү эшчәнлеге: әһәмияте, проблемалар, хәл итү юллары» темасына түгәрәк өстәл эшен оештыру һәм бал фестивален уздыру планлаштырыла.

Шулай ук умартачылык продукциясен җитештерүне арттыру һәм аны экспортлау, яңа буын пестицидлар кулланганда экологик иминлек шартларын үтәү мәсьәләләре каралачак. Республиканың умартачылык өлкәсендә эйдүче экспертлары, министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре умарталыкларны паспортлаштыру, умартачыларның хокукларын яклау, авыл хуҗалыгыын индустрияләштерү шартларында умарталарның күпләп һәлак булу сәбәпләре һәм умарталарның пестицидлар белән агулануын лаборатор диагностикалау турында сөйлиячәкләр.

Форумда катнашуга республика умартачылары, галимнәр, АПК идарәсенең дәүләт, федераль, төбәк структуралары вәкилләре, фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортлары вәкилләре, авыл хуҗалыгы, икътисад һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Чара 21 февральдә 8.30 сәгатьтә ТИПКА бинасында ачыла, адресы: Казан шәһәре, Оренбур тракты, 8 йорт (актлар залы). Программа белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

Катнашу һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча чараның координаторы Шилов Валентин Николаевичка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, тел.: 8 (843) 277-81-67 яисә электрон почта адресы буенча: tipkia@mail.ru.

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, тел.: (843)221-76-21 яисә электрон почта адресы буенча: press-mchp@yandex.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев