Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасы филиалы белгечләре квадрокоптер ярдәмендә энтомофаглар кулланалар

Татарстан Республикасында энтомофагларны куллану тәҗрибәсе шактый зур. Трихограмманы кулдан сиптерәләр иде, универсаль сиптергеч (УРТ) ярдәмендә механикалаштырылган ысул белән, шулай ук дельтоплан ярдәмендә кырларга чыгаралар иде.

2017 елдан «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре трихограмманы кырларга «пилотсыз» - квадракоптерлар ярдәмендә чыгара башладылар. Быел мондый эш Самара өлкәсенең «Семена» ҖЧҖендә горчица, нут, борчак чәчүлекләрендә 1 мең гектардан артык мәйданда һәм Татарстан Республикасы Зәй районының «Зәй» АФ ҖЧҖендә язгы рапс кырында кәбестә күбәләгенә каршы башкарылган.

Трихограмманы пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә кертүнең үз өстенлекләре бар, чөнки трихограмма корткычлар санын табигый җайга салучы булып тора, аны куллану куркынычсыз һәм экологик яктан зыянлы түгел. Тагын бер өстенлеге - чәчүлекләргә энтомофаглар тигез һәм төгәл төшә. "Пилотсыз" аппарат кулланганда, аның маршруты җентекләп язылган була һәм шуннан тайпылышлар булмый һәм бу культураларны нәтиҗәле эшкәртергә мөмкинлек бирә. Квадрокоптерга урнаштырылган дозатор биоматериал чыгаруны җайга сала, бу исә аның тизлеген, аны тарату тыгызлыгын, эшкәртүнең төгәллеген контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Самара өлкәсенең «Семена» ҖЧҖендә борчак чәчүлекләрендә 200 га мәйданда борчак гөбләсенә (бетенә) каршы златоглазка чыгарылды.

Самара өлкәсенең «Семена» ҖЧҖ генераль директоры В.Г.Фокинны квадрокоптер ярдәмендә энтомофаглар кертү нәтиҗәсе бик шатландыра. Чөнки бу хуҗалыкта авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә күп еллар дәвамында химик препаратлар, алыштыргысыз энтомофаглар һәм нәтиҗәле көйләгечләр кулланылмаган. Василий Геннадьевич, квадрокоптерлар куллану кыска вакыт эчендә зур мәйданнарга шактый зур тизлек белән тигез итеп энтомофаглар кертү мөмкинлеген бирәчәк, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X