Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан яшьләре авылда үз урыннарын табалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының «Республика үзәгеннән талантлар: яшьләр/проектлар/тарихлар» проекты старт алуы турында хәбәр итә. Аның кысаларында без агросәнәгать тармагында үз урынын тапкан яшь кешеләр, авылда эшләү турында сөйләячәкбез.

Проектның беренче герое - Буа районының «Кыят» җәмгыятеннән, Казан аграр университетының механикалаштыру факультетын тәмамлап, туган хуҗалыгына әйләнеп кайткан яшь комбайнчы.

 "Киләчәктә кем булырга теләвемне  мин 6 яшемдә үк, әтинең гаражда трактор җыюын күргәч, аңладым, - дип искә ала ул. - Беренче тапкыр комбайн руленә 13 яшендә утырдым, комбайнчы ярдәмчесе булдым, аннары комбайнчы булып эшләдем.  Университетны тәмамлаганнан соң зур амбицияләр белән авылга кайттым, әмма тәҗрибә аз иде. Һәм синең кул астыңда эшләүчеләр  сиңа әти булырлык кешеләр булгач,  сине әзрәк  төшерергә, күтәрергә, тузанны киметергә тырышалар — үз эшеңне белергә, провокациягә бирешмәскә һәм барысы да әйбәт булачак".

Хәзер Александр хуҗалыкта техник хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча инженер звеносы җитәкчесе булып эшли. Хезмәт эшчәнлеген 8 сыйныфта ук комбайнчы ярдәмчесе буларак башлый. Тугызынчы ел инде урып-җыюда комбайнчы булып эшли.

Грачевлар династиясе озак еллар инде авылдашлары өчен үрнәк булып тора. Урып-җыюда гомер буе бабалары,  әтиләре, туганнары эшләп килә. Бүгенге көндә гаилә эшен үсеп килүче буын дәвам итә. Александр Грачев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсында берничә тапкыр җиңүче һәм призер булды.

 «Хәзер яшьләр авылда аз, туган авылына барысы да кайтмый. Эш тузанлы һәм пычрак булса да, аннан коелып төшмисең — эш эш инде  ул. Һәм мин үз эшем белән горурланам!» ,- ди Александр Грачев.

Проектта катнашу һәм үз тарихыңны сөйләү өчен amo-rt@mail.ru почтасына резюме җибәрегез.

 Белешмә өчен.

«Кыят» ААҖ - махсуслаштырылган орлыкчылык хуҗалыгы. 1998 елдан - «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе составына, шулай ук «Селекционерлар һәм орлыкчыларның илкүләм берлеге»нә (Мәскәү шәһәре) керә. Бүгенге көндә "Кыят" ААҖ 7123 га мәйданда җитештерү эшчәнлеге алып бара, шул исәптән 6665 га авыл хуҗалыгы җирләре, шуннан -  4198 га сөрүлек җирләре. Эре предприятие коллективында йөздән артык кеше эшли, алар бөртекле һәм кузаклы культураларның элиталы орлыкларын җитештерәләр һәм саталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев