Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан җыелма командасы WorldSkills Russia чемпионатында 38 алтын медаль алды

Пандемия сәбәпле, илкүләм беренчелегендә катнашучы 200 республикалы Новокузнецкига финалга бармады, ә Татарстанда биремнәрне үтәп, дистанцион ярышты.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан җыелма командасы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль алды. Бу турыда ярышны оештыручылар хәбәр итә.

«21 сентябрьдә ярышларны ябу тантанасында төбәк җыелма командалары арасында «Россия төбәкләре кубогы» рейтингы лидерлары турында игълан ителде. Татарстан Республикасы диплом һәм беренче дәрәҗә кубогы алды», диелгән хәбәрдә.

Республика рейтингның абсолют лидеры булган Мәскәүгә генә оттырды.

Татарстан җыелма командасына 206 яшь профессионал тупланган иде, алар 158 компетенциядә ярышты. Пандемия сәбәпле, катнашучылар һәрберсе үз төбәгендә медаль өчен көрәште. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионаты тарихында финал беренче тапкыр дистанцион форматта узды.

Ярышлар көллиятләр һәм компетенцияләр үзәкләре мәйданчыкларында узды. Экспертлар финалистларның чыгышларын Ярышлар белән идарә итү үзәгеннән реаль вакыт режимында күзәтте, аларның берсе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан иде. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/22-09-2020/tatarstan-yelma-komandasy-worldskills-russia-chempionatynda-38-altyn-medal-aldy-5773342

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X