Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Журналистлар берлеге ветераннарга һәм мохтаҗларга бүләк әзерләде

«Кеше дөньяда үзен ялгыз итеп хис итәргә тиеш түгел, иң мөһиме – игътибар кирәк», - диде Илшат Әминов.

 

Татарстан Журналистлар берлеге ветераннарга һәм мохтаҗларга бүләк әзерләде

Салават Камалетдинов

Татарстан Журналистлар берлеге әгъзалары журналистика өлкәсендә хезмәт иткән ветераннар һәм мохтаҗ кешеләр өчен көндәлек кирәк-яракларыннан торган бүләк әзерләгән.

«Ветераннарга көнбагыш мае, куертылган сөт, сабын, макарон, дөге, карабодай һәм борчак ярмалары, шикәр, он, чәй бүләк итәбез. Бу иң кирәкле продуктлар. Ветераннарыбыз барлык көчен Татарстан журналистикасына биргән, шуңа да алар хөрмәткә лаек. Бүләкләр ветераннарга, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә таратылачак», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, ТНВ каналының генераль директоры Илшат Әминов.

Продуктларны Журналистлар берлеге әгъзалары пакетларга тутырырга ярдәм итте. «Пакетларны район оешмаларына таратабыз. Алар, үз чиратында, ветераннарның кулына котлау сүзләре белән тапшырачак. Без моны мәҗбүриләп түгел, ә йөрәк җылысын биреп эшләдек. Шундый ук бүләкләрне Яңа елда, Татарстан матбугаты көнендә дә таратырга тырышабыз», - диде рәис.

Илшат Әминов фикеренчә, иң мөһиме – кешегә игътибар кирәк. «Кешенең күңеле күтәрелә. Кеше дөньяда үзен ялгыз итеп хис итәргә тиеш түгел, ветераннарыбызны һәрдаим истә тотып, булышып торырбыз дип өметләнәм. Без бу традицияне ел саен уздырабыз, хәлебездән килсә, аны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез», - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев