Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 35 меңгә якын кеше эшсез 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 27 нче гыйнварына республикада 34 916  кеше эшсез буларак рәсми теркәлгән.

Бу узган елның шул ук чорына  караганда 694 кешегә азрак. Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 1,72 % тәшкил итә . Эш бирүчеләр 45 727 эш урыны тәкъдим итәргә әзер. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,76 кеше тәшкил итте. Яңа эшсезләр арасыннан 1 347 кеше элек эшләгән, ә менә 94 кеше оешманы бетерү яки кыскарту сәбәпле эшсез калган.
Ютазы районы буенча эшсезләр саны  69 кеше тәшкил итә, эшсезлек дәрәҗәсе - 0,69%, хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 1,38 кеше дәгъва итә . Эш бирүчеләр 50 эш урыны тәкъдим итәргә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев