Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар 1,9% еллык ставка белән ипотека кредиты ала алалар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган йортны сатып алу өчен, шул исәптән җир кишәрлеге белән, еллык 1,9% ташламалы ставка буенча ипотека кредиты ала алалар йә хезмәт хакы алучы клиентлар гамәлдәге кредитларын шул ук максатлар өчен рефинанслый алалар, ә корпоратив компанияләр – 2,2% ставка буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә.

Шулай ук әлеге категория клиентларга кредит буенча ставка түбәндәге максатлар өчен дә кимеде:милектәге җир кишәрлегендә подряд шартнамәсе буенча торак йорт төзүгә яки аны төзеп бетерүгә;авыл территорияләрендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алуга һәм анда подряд шартнамәсе буенча торак йорт төзүгә;шул максатлар өчен банкта, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгының башка вәкаләтле кредит оешмаларында элек алынган кредитны түләүгә. Кертелгән үзгәрешләр кысаларында заем акчаларын еллык 2,5% ставкадан башлап алырга мөмкин булачак.

“Россельхозбанк” авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрендә торак сатып алу өчен ташламалы кредитлар буенча шартларны яңартты һәм аерым категория клиентлар өчен ставкаларны 0,8 процентка киметте. Хәзер отышлы кредитлар алу мөмкинлеге тагын да артты. Бүгенге көндә бу ипотека базарында иң яхшы тәкъдимнәрнең берсе дип саныйбыз”, - дип билгеләп үтте “Россельхозбанк” АҖенең ваклап сату бизнесын үстерү һәм дистанцион хезмәт күрсәтү блогы җитәкчесе Юлия Деменюк.

25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 3 млн. сумга кадәр тәшкил итә, шул ук вакытта башлангыч кертем 10%тан башлана. Банк югарыда күрсәтелгән максатларга гамәлдәге ипотека кредитын рефинанслауга да шундый ук күләмнәрдә акча бирә, әмма ул сатып алына торган яки төзелә торган күчемсез мөлкәт объекты хакыннан 90%тан артыграк була алмый.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 1245 гаилә авыл ипотекасын алган инде. Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча Лаеш районы лидер булып тора, анда авыл ипотекасы буенча 245 шартнамә теркәлгән, Питрәч районында - 200, Биектау районында-153.

«Россельхозбанк» кредит оешмасы татарстанлыларга авыл территорияләрендә яңа һәм элек файдалануда булган торакларны сатып алу өчен 2,7 млрд сум акча биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X