Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Татмедиа» холдингы журналлар һәм татарча китаплар сата торган интернет-кибет ачты

Интернет-кибеттә «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» һәм башка популяр журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны сатып алырга була.

«Татар-информ». «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте shop.tatmedia.ru адресы буенча үз интернет-кибетен булдырды. Биредә «Татмедиа» холдингында чыгып килгән журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан татарча китапларны сатып алырга була.

Аерым алганда, хәзерге вакытта интернет-кибеттә татарча бестселлерлар — Марат Кәбировның «Киллер» һәм Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» китаплары сатыла. Кибеттә шулай ук яңа китап — Башкортстанда яшәүче татар язучысы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы да бар.

shop.tatmedia.ru интернет-кибетендә бүген беренче клиент Ульяновск шәһәреннән булды, ул Марат Кәбировның «Киллер» китабын сатып алды һәм почта белән кайтартуга заказ бирде.   

Сатып алучыларга товарлар Россиянең теләсә кайсы төбәгенә почта аша җибәрелә. Шулай ук Казанда Декабристлар урамы, 2 йорт адресында урнашкан пункттан биреп җибәрү мөмкинлеге дә бар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков интернет-кибетнең хәзерге шартларда аеруча актуаль булуын әйтте. «Пандемия чорында сәүдәнең онлайнга китүен күзәттек. Кешеләр товарларны интернет аша сатып алуның уңайлы булуын аңлап алды. Укучыларга безнең басмаларны алу тагын да уңайлырак булсын өчен, без дә интернет-кибет ачарга ниятләдек. Сайт аша сәүдә күләмен арттыру — безнең өчен мөһим юнәлешләрнең берсе, без бу өлкәдә мөмкинлекләрнең бик зур булуын аңлыйбыз», — диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев