Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түбән Кама районында эшче яшьләрнең туристик слетында ботка пешерделәр

Узган ял көннәрендә Кама Аланында эшче яшьләрнең 14нче туристик слеты узды.

Ике көн дәвамында алтмыштан артык катнашучы иҗади конкурсларда осталыкларын күрсәтте. Командалар палаткаларны сүтеп җыйды, су кайнатты, төеннәр бәйләде, «дуслык» кичүе узды һәм башка ярышларда катнашты.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, туристик слетта иң кызыклы сынауларның берсе - пешекчеләр конкурсы. Катнашучылар карабодайдан ботка әзерләде һәм судьяларга тәкъдим итте. Конкурс түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: бизәлеше, эчлеге, тәме һәм әзерлек вакыты.

Ярышлардан соң җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урында – «Танеко» АҖ белгечләре, икенче урында – Kama Tyres шина бизнесы предприятиесе хезмәткәрләре, өченче урында – «Сетевая компания» АҖ Түбән Кама электр челтәрләре вәкилләре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев