Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Әтисенең исемен әйтмим». Унбиш яшьлек кыз авырлы булуын бала туганчы беркем белмәгән

Яхшы гаиләдә яшәүче үсмер кыз өйдә бала тудыргач, әти-әнисенә шок була.

 

Новосибирск шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Марина (исеме үзгәртелә) гаиләсе белән бергәләп Алтайга ял итәргә барып кайтканнан соң, бала таба. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әтисе, әнисе һәм ике бала Алтайга турбазага былтыр августта бара. Биредә алар олы кызлары Маринаның туган көнен бәйрәм итә. Марина ниндидер егет белән очрашып йөрүен әти-әнисе белми дә кала. Быел 3 майда ул кыз бала тудыра. Марина баланың әтисе турында сөйләми, аның исемен дә әйтми. 

3 майда кызның әтисе эштә була, өйдә әнисе һәм ике бала гына кала. Кисәк кенә Маринаның эче авырта башлый, аннары тулгаклый тотына. Ашыгыч ярдәм чакыралар. Табиблар килеп җиткәнче үк Марина баласын тудыра инде.

«Аның йөкле булуын беркем белмәде, корсагы да күренмәде. Марина бала тапкач, безгә шок булды. Хәзер тынычландык. Сабый бала яхшы булып туды. Авырмасыннар гына инде. Без үстерербез, тәрбияләрбез», — ди баланың туганы.

Полициядәге чыганак белешмәсе буенча, гаилә яхшылар рәтендә, бернинди дә хисапта тормый. Сабый баланы балалар йортына алу турында сүз бармый.

«Марина, әлбәттә, мәктәпне тәмамлый. Бала белән булышырбыз. Атасы кем булуы мөһим түгел. Ул әти булганын белмәс тә инде», — дип сөйли гаиләнең туганы.

Ләкин закон буенча, баланың атасын табарга туры киләчәк. Әгәр 18 яшь тулган булса, аңа балигъ булмаган бала белән җенси мөнәсәбәткә кергән өчен җавап тотасы була. Әгәр бу кеше үзе дә мәктәп укучысы булса, ана җәзага тартмыйлар. 

Ләкин Марина бу кешенең исемен атаудан катгый рәвештә баш тарта, диелә хәбәрдә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X