Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин - Ютазы районында

Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе, Ютазы районы кураторы Леонид Якунин бүген район халкы белән очрашты.

Гражданнар җыенында район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, муниципалитет хезмәтләре, бюджет учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

Леонид Александрович аудиторияне 2019 елда республикада башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән кыскача таныштырды. Аның сүзләре буенча, Россия күләмендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы тармагы үсеше һәм төзелеш буенча - дүртенче, инвестицияләр җәлеп итү һәм файдалануга торак тапшыру буенча - бишенче, сәнәгать тармагы җитештерүчәнлеге буенча алтынчы урында тора.

ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, форсаттан файдаланып, ТРның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина һәм “Электросоединитель” заводы генераль директоры Рәшит Нәбиуллинны республика Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатлары белән билгеләп узды. Шулай ук Ютазы районында шәхси ярдәмчесе Елена Ковальга шул хакта таныклык тапшырды.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, Ютазы районында эш көнен дәвам итеп, яшь буын белән күреште. Ул, ТАССРның 100 еллыгы кысасында, Урыссуның 3 санлы урта белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашында узган Парламент дәресе кунагы булды. Балалар үзләре яши торган республиканың оешу тарихы турында сөйләде. Леонид Александрович үз чиратында Татарстанның бүгенге яшәеше хакында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты һәм укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев