Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган көн җитүен бармак белән санап көтә идек

Утлар , сулар кичтең, батмадың, Авыр еллар буйлап атладың. Бирешмәдең җилгә, буранга Чын мәгънәсендә кеше булганга…

Бала чакта туган көн җитүен бармак белән санап көтә идек, менә бер ай калды, менә ун көн калды, ах, иртәгә бит туган көн! Ә 95 яшь тулу ул ничек була икән? Авылыбызның бүгенге көндә иң өлкән кешесе Оркыя Идиятулла кызы Ибрагимовага - аз да түгел, күп тә түгел нәкъ 95 яшь!Оркыя әбине бу күркәм юбилее белән котларга, РФ президенты тарафыннан юлланылган хатны тапшырырга дип Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Валеев,авылыбызның имам –хатибы Камил Абдуллин, җирле ветераннар советы рәисе Гөлсинә Шакирҗанова килгән иде.2010 елны инсульт кичереп ,урын өстенә калган юбилярны 4 баласы чиратлап тәрбия кылалар.Төпчек улы Әнәснең иркен йортында, гомере буе биеп йөргән Оркыя әбине ятып кына торган килеш күрү -сәеррәк күренеш.Менә дәртле бию көен ишетүгә сикереп торыр да, тыпыр-тыпыр китереп, теттереп биеп китәр сыман…Әмма еллар аяусыз. Бәйрәкә мәктәбендә 10 сыйныфны тәмамлап, умартачылар әзерләүче курсларда белем алып кайткан Зирекле Елга кызын ,беренче көннән үк эшкә чыгарталар.Яшь ,дәртле чак, кичләрен вечер уйнап, аяз таңнар каршылаганда, коточкыч хәбәр : «Сугыш!» Көнне төнгә ялгап, җиңүне якынайту максатында ,фронтка киткән ир-егетләр урынына , тормыш арбасына җигелергә туры килә яшь Оркыяга.Ул эшләгән өлкәләрне саный китсәм кәгазь бите дә җитмәс ,ләкин без бүген рәхәт , тыныч тормышта яшибез икән, бу - Оркыя әби һәм тагы миллионлаган совет кешеләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Сугыш тәмамланып, яңа тормыш төзү эшләрендә дә Оркыя алдынгы сафларда була.1950 елны уңган,булган кызны Кече Урыссуы авылының , сугышларны исән –сау йөреп кайткан асыл егете Әксәнгә яучылыйлар. 55 ел дәвамында кулга-кул тотынышып, 4 баланы тәрбияләп үстерә Ибрагимовлар гаиләсе.Кызганычка каршы 2005 елда Әксән бабай вафат була.Хәрәкәтчән, күрше-тирәгә мәрхәмәтле булган тыл ветераны Оркыя - 9 оныкка,13 оныкчыкка яраткан әбекәйләре.Авылда яшәүче кызы Рәйсә : «Әнкәйнең кайчан торып, кайчан ятканын да күрми идек,мич тутырып күмәчен, кар базында сөт-катыгын безнең авыздан өзмәде.Лаклы ялга чыкканнан соң да җон җегерләп бар балаларына оекбашлар бәйләп,бер генә дә тик тора белмәде.Әнкәбезнең дөрес тәрбиясе нәтиҗәсендә без- балалары тормышта һәркайсыбыз үз юлын тапты.Рәхмәт,Әнкәй, барысы өчен дә» ,-дип сүзен тәмамлады.Рәйсә апаның сүзләренә без дә кушылабыз, Рәхмәт ,Оркыя әби , булганың өчен!

И.Валеева,Кече Урыссуы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X