Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Туган телеңне ярату — аны белү дигән сүз»

Урыссу гимназиясе укучысы Алина Зарипова нәкъ шундый фикердә .

Алина татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнашты. 

17-20 апрельдә Казанда татар теле буенча Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды. Олимпиада өч этапта үтте: татар теле һәм әдәбияты буенча язма тур, телдән сөйләм биремнәр үтәү һәм тәкъдим ителгән темаларның берсенә проект эшен яклау. Олимпиаданың йомгаклау өлешенә 4 чит илдән, 27 Русия төбәгеннән һәм республика мәктәпләреннән 500 катнашучы чакырылган иде. Алар арасында 10 сыйныф укучысы Алина Зарипова да бар. Алина барча олимпиада этапларын уңышлы үтте һәм призер булды. Безнең район өчен бу әлбәттә чын-чынлап шатлыклы хәбәр. Якташыбыз туган телен югары дәрәҗәдә белүен исбатлады. Аның уңышы — шәхси казаныш кына түгел, ә бәлки бөтен район күләмендә горурлык чыганагы. Без чын күңелдән Алинаны туган телгә тугрылыгы һәм сөю хисе өчен ихлас тәбриклибез. Шулай ук аның укытучысы Фирүзә Садыйкованы да югары һөнәри осталыгы уңаеннан котлыйбыз. Урыссу гимназиясендә шундый сәләтле укучылар һәм ихтирамга лаек укытучылар булуына куанабыз. 

Алинага исә арытаба да иҗади уңышлар, зур җиңүләр, яңадан-яңа казанышлар телибез. 

Юлия Дәүләтбаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев