Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган як буйлап сәяхәттә

Өлкән яшьтә булу кайбер ютазылыларга җанлы кызыксыну сакларга һәм алар тирәсендә барган вакыйгаларда актив катнашырга комачауламый. Әле күптән түгел генә, мәсәлән, алар бик зур кызыксыну белән Иске Каразирек авыл җирлегендә экскурсиядә булып кайтты.

 

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

автор фотосы

Әлеге сәяхәт районыбызда ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тормышка ашыра торган “Өлкән буынга – актив озын гомер” социаль проекты кысаларында уза. Бу инде беренчел ветеран оешмалары һәм иҗтимагый оешмаларның шундый икенче сәяхәте.

 

Ныклы рух һәм көчле тормыш

Район үзәгеннән ерак булуларына, автобус маршрутлары йөрмәүгә, ә иң мөһиме, социаль сферага ярдәм итеп, һәр эшләрен җөпләп торучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәме булмауга карамастан, мондагы халык тормыш җилкәсенә берегеп ябышкан.Райондагы иң бай колхозның юкка чыгуына берникадәр боегып йөрсәләр дә, бу халыкны тулысы белән сындыра алмаган. Каразиреклеләр тормыш сынаулары алдында сыгылмыйлар, ә киресенчә, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнә башлыйлар һәм бу аларның рухи көчләренең нык булуы турында сөйли. Бу хакта заманында авыл өчен иң авыр елларда төзелгән мәчет сөйли, экскурсантлар авыл белән танышуны нәкъ менә шул дин йортыннан башладылар да. Алар зур кызыксыну белән Фоат хәзрәтнең әлеге гыйбадәтханәнең ничек авыр чорда төзелүе һәм кешеләрнең олы йөрәкле булулары, шуңа күрә мәчетнең төзелеп кенә түгел, ә кунаклар күзаллаганча, үзенә тартып торуы турында сөйләгәнен тыңладылар. Мәчеткә аны төзүдә үзеннән зур өлеш керткән һәм аны торгызуда рухи яктан ярдәм иткән кеше Тимерҗан Локманов исемен бирәләр. “Экскурсияне оештыручылар, аны мәчеттән башлап, маршрутны бик җентекләп уйлаганнар, чөнки ул кеше тормышының рухи башлангычы булып тора, - дип искәртте Зоя Глушкова. - Нәкъ менә дин безгә һәрвакыт яшәргә ярдәм итте. Хәтта Советлар Союзы рухи кодексының гадел, намуслы булырга кирәклеге кебек төп нигезләмәләре дә диннән алынган”. Очрашу азагында кунаклар биргән сәдакәләргә рәхмәтләр укып, Фоат хәзрәт аларны озатып калды.

 

Балалар өчен бөтен шартлар бар

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенә узу белән дә ветераннар аның бер истәлекле өлешенә күз төшерделәр – ул күпсанлы балалар рәсемнәре төшерелгән мозаикадан ясалган стена. Кунаклар аның матурлыгына гына түгел, ә нык булуын да искәрделәр. Искекаразиреклеләр мондый балалар бакчасы булу белән Рузалия Әхмәтовага рәхмәтле. Ул моннан утыз ел элек курыкмыйча шундый бина салдыруга алына һәм соңыннан ярты гасырга якын анда җитәкче булып эшли. Рузалия Хәйбрахманованың үз истәлекләре буенча ул ерак елларда балалар бакчасына алтмыш дүрт бала йөргән, бу әле урын аларның барысына да җиткән дигән сүз түгел. Баштарак балалар караватлары түгел, ә раскладушкалар да булмый. Әлеге хәлдән дә чыгу юлын табалар: балаларны, икешәр салып, зурлар раскладушкасында йоклаталар. Хәзер менә бөтен уңайлыклар да бар, әмма балалар гына аз, дип сыкрана ул. Хәзерге вакытта бакчага нибары унөч бала йөри. Алар кунакларга якынлашып килүче өлкәннәр көне уңаеннан кечкенә генә концерт күрсәтте һәм чәчәкләр бүләк итте. Ветераннар, шулай ук, балалар бакчасында Туган якны өйрәнү музее белән дә таныштылар.

  

Авыл тарихы ничек саклана?

Күбесенең бала чаклары Бөек Ватан сугышы чорына туры килгәнлектән, экскурсиядә катнашучылар сугышта башларын салган каразиреклеләрнең хатирәләрен саклаган һәйкәл яныннан тыныч күңел белән генә  уза алмады, алар чәчәкләр салды. Авылда елдан-ел яшьләр һәм балалар саны кимүгә карамастан, искекаразиреклеләр кулдан килгәнчә киләчәк буын өчен үз тарихларын саклап калдырырга тырыша. Шундый кешеләрнең берсе авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлмирә Сарайкина. Кунаклар килүгә ул шәхси музееннан алып килгән экспонатлардан, чигелгән һәм иске әйберләрдән күргәзмә оештырган иде. Ул авылдагы осталарның эшләре һәм клуб формированиеләре турында сөйләде. Ә XIX гасырда Башкортстаннан күченеп килүчеләр авылга нигез салу турындагы тарих белән кунакларны кыскача гына китапханәсе Флүзә Кәрипова таныштырды.  Узган елларның кайбер фактлары турында Бәйрәкә музее экскурсоводы Әлфия Хаҗиева да сөйләп үтте. Ә искекаразиреклеләрдә еш кунак булучы һәм күп кенә мәдәни чараларда актив катнашучы Туймазы шәһәреннән килгән Халидә Хөснетдинова исә шигырьләрен укыды, катнашучыларга үзенең китапларын бүләк итте.

   

Мәктәптә горурланырлык нәрсә бар

Ветераннар хәзерге вакытта сиксән сигез бала белем алучы мәктәпкә юл алды. Мәктәптә, балалар бакчасындагы кебек үк, зур гына мозаика панносы бар, җитмәсә эчке якта гына түгел, ә тышкы якта да. Һәм бу мондый төрдәге районда бердәнбер мәктәп. Укучыларның каршы алу чыгышыннан соң, кунакларны мәктәп музеена дәштеләр. Монда иске әйберләр генә түгел, ә авыл һәм мәктәп тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында саллы гына материал тупланган. Агымдагы елның мартында әлеге музей рәсми рәвештә мәктәп музее статусына ия булган, бу күп еллар дәвамында коллективның метекле эш нәтиҗәсе. Очрашуга Әлфия Галим кызы Мөхәммәтшина чакырылган иде – ул мәктәп бүген аның исемен йөртүче Галим Вилдановның кызы. Ул үз әтисенең авыр тормышы һәм аның казанышлары турында сөйләде.

- Сезнең мәктәптә булып, без күпне белдек. Монда үз йортларына зур мәхәббәт һәм җылылык белән карыйлар. Ул ничек төзелгән, шулай сакланып калган. Бу мондый игътибар бирүнең сирәк күренеше. Нәкъ менә шушы кече ватаныңа булган мәхәббәт аның турындагы истәлекләрне һәм аның намусын сакларга ярдәм итәчәк, - дип йомгаклады Зоя Глушкова.  

 

Мәдәният йортында – мәдәни учак

Ветераннарның алда булган урыннары күрше Яңа Каразирек авылы үзәк торак пункттан күпкә кечерәк һәм социаль көнкүреш тә, авылда яшәүчеләрнең тырышлыгына карамастан, бик югары түгел. Педагогик хезмәт ветераны Рәсимә Вәлиева сүзләре буенча, эшләргә теләүчеләр булмаганга күрә, моннан берничә ел элек үз көчләре белән яңадан торгызган яшәү өчен иң кирәк булган урыннарның берсе медицина пункты да ябылган. Барлык социаль объектлардан бары тик клуб кына сакланып калган, нәкъ менә шунда кунакларны колач җәеп каршыладылар да инде. Аның җитәкчесе Зөлфия Гафиятова һәм авылда яшәүчеләрнең үзләре аркасында гына әлеге мәдәният йортында учак әле дөрләп яна. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә барлык чаралар, хәтта дини бәйрәмнәр дә узучы клубка инде ярты гасырдан артык инде. Аңа күптән түгел генә ремонт ясалган һәм бу авылдашларны канәгатьләндерә. Клубта ветераннар катнашында “Мизгел” ансамбле, шулай ук өлкәннәр һәм балалар өчен түгәрәкләр эшли.  Ә каразиреклеләр арасында иң танылган гармунчы һәм җырчы булып сиксән ике яшен тутырган Клара ханым Гарифуллина санала. Ул хәтта безнең район данын “Балкыш” ветераннар фестивалендә дә яклап кайтты. Бу көнне ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, әлеге бик тә тере һәм ягымлы әби кунакларны гармунда өздереп уйнавы һәм моңлы тавышы белән куандырды.

Чара ахырында районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова үзләренең туган көннәрен билгеләп узган хезмәттәшләренә район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән бүләкләр тапшырды һәм хуҗаларга җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә хуҗалар исә, безнең халыкта кабул ителгәнчә, кунакларны сый-нигъмәт белән тулы өстәл артына дәштеләр, бергәләп үзләре яраткан җырларны башкардылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев