Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укытучы булып туарга кирәк!

Укытучы! Тиңләп булмый аны башка хезмәт белән. Үлчәнми ул минут белән, сәгать белән. Синең хезмәт айлык түгел, еллык түгел. Яз төшүгә көз өлгергән орлык түгел. Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрер өчен Дистә еллар түгәсең син акыл көчен.

Чыннан да, балаларыбызның, халкыбызның киләчәге –  укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була ала.
Сүзебез нәкъ шундый сыйфатларга ия булган хезмәттәшебез Зарипова Алсу Алинур кызы турында. Тумышы белән ул Ютазы районы Яссы Тугай авылыннан. Башлангыч белемне Яссы Тугай мәктәбендә үзенең әнисеннән – тәҗрибәле укытучы Әхмәдиева Сөмбел Гатуф кызыннан, ә урта белемне Ютазы мәктәбендә ала. Районның иң көчлеләрдән саналган мәктәбендә иптәшләреннән калышмыйча уку кечкенә кызга бер дә җиңел бирелми. Мәктәп даими хәрәкәттә була: бәйгеләр, төрле кичәләр, атналыклар, ярышлар, кунаклар, ачык чаралар... Җырга-моңга, иҗатка гашыйк гаиләдә туып үскән кыз кечкенәдән җырлый, бии. Үзенә кушкан һәр эшне җиренә җиткереп башкарып чыга торган кыз шул чараларның актив катнашучысы була. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач, “Кем булыйм?”- дигән сорауга җавап тиз табыла: бер икеләнүсез – “Укытучы булырга!” Алсу Алинур кызы Алабуга дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керә. Укуын тәмамлап, туган районына кайткач, аны Кече Урыссу мәктәбенә инглиз теле укытучысы итеп билгелиләр. Мәктәптә аны компетентлы, тирән белемле, үз эшенә чын күңелдән бирелгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Фәния Җәмгытдин кызы, рус теленә, аның әдәбиятына үз үрнәкләрендә мәхәббәт тәрбияләүче Мостафина Сәрия Минетдин кызы, Вәлиева Сиринә Әнвәр кызы, кыенлыклар килеп туганда туры юл күрсәтүче математика укытучысы Газизуллина Зимфира Әмир кызы, кешелекле һәм ярдәмчел, сабыр холыклы биология, химия, география укытучысы Хафизова Нәзифә Мөсәгыйт кызы каршы алалар. Мондый тәҗрибәле аксакаллар кулы астында яшь укытучы матур гына эшләп китә. Инглиз теле дәресләрен мавыктыргыч, кызыклы итеп үткәрүе белән укучыларны бик тиз үзенә карата. Укучылар да аны яраталар, аның дәресләренә теләп йөриләр.
Инде менә Кече Урыссу мәктәбенә эшкә юллануына да 19 ел тулган. Бу еллар эчендә күпме борчылу-шатлыклар, йокысыз төннәр һәм дәртләнеп эшкә барган иртәләр, укучылар белән бергә үткәргән бәйрәмнәр, ачык дәресләр, беренче җиңүләрнең ләззәтле күз яшьләре. Ә җиңүләре күп тырыш укытучының. Аның укучылары республика күләмендә үткәрелүче бәйгеләрдә дә, халыкара конкурсларда да җиңү яулыйлар. Ул үз эшен яратып, теләп, аңардан тәм табып, укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп эшли.
Алсу Алинур кызы гади укытучы гына түгел, ул инде ун елдан артык директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Нинди генә вазифа башкарса да, ул, коллега буларак, бик ярдәмчел. Сиңа ничек итеп ярдәм кулы сузыйм, белмәгәнне өйрәтим, аңлатыйм икән дип борчылучы да ул.
Көннән-көн балаларны тәрбияләү авырлашкан вакытта, аларның һәрберсенең күңеленә ачкыч табу зур осталык һәм көч сорый. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Ә хезмәттәшебез исә, көчен кызганмый. Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә.
Алсу Алинур кызы мәктәптә тырыш укытучы булса, өендә өлгер, уңган хуҗабикә, ягымлы, назлы әни. Бүгенге көндә тормыш иптәше Ринат белән ике кыз, бер ул тәрбиялиләр. Балалары да бик тырышлар, сәләтлеләр, мәктәптә уку алдынгылары. Олы кызлары әнисе юлыннан китеп, педагогия университетында белем ала.
Татар халкында "Укытучы булып туарга кирәк" – дигән әйтем бар. Бу сүзләрдә, чыннан да, хаклык бар. Күпме түземлелек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Алсу Алинур кызында бу сыйфатлар барсыда бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев