Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Укытучы чыгырыннан чыккан». Дәрестә колагын тарткач, ун яшьлек бала чукраклана язган

4 сыйныфта укучы баланың колагына былтыр берничә тапкыр операция ясаганнар. Рус теле дәресендә укытучы нәкъ шул колакны тарткан.

8 февральдә Бурятиянең Петропавловка авылында 4 сыйныфларда рус теле дәресе вакытында 10 яшьлек малайны укытучы имгәтә язган. Малай укытучының сүзен ишетеп бетермәгән, шуңа күрә биремне үтәмәгән. Укытучы моны күргәч, килгән дә баланың колагын тарткан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

2020 елда малайның нәкъ шушы колагына берничә тапкыр операция ясаганнар. Укытучы колагын тарткач, бала авырту сизгән һәм табибка мөрәҗәгать иткән. «Укытучының гамәле бик авыр нәтиҗәгә китерүе ихтимал. Ул авыруны тагын да катлауландыра, бала бөтенләй чукракланырга мөмкин», — дип сөйләгәннәр Россия Тикшерү комитетының Бурятия буенча Тикшерү идарәсендә. «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.


Вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, судмедэкспертиза билгеләнгән. Шуннан соң укытучының гамәлләре баланың сәламәтлегенә нинди йогынты ясаганы ачыкланачак. Малайның сәламәтлегенә зыянны отоларинголог-табиблар да бәяләячәк.

«КП-Иркутск» хәбәрчесе мәктәп директоры Баир Ринчино белән элемтәгә кергән. Директор сүзләренчә, мәктәптә тикшерү бара. Ул вакыйганың үз версиясен сөйләгән.

«Укучы дәрестә укытучы таләпләрен үтәмәгән. Ул укытучыны чыгырыннан чыгарган. Биремне үтәмәгәнен күргәч, укытучы бик хисләнеп, малайның колагын тарткан. Аннары укытучы малайның колагына операция булганын исенә төшергән. Укытучы шунда ук малайдан да, барлык сыйныфтан да гафу үтенгән, малайны медпунктка алып барган. Анда имгәнгән урын тапмаганнар. Әнисенә шалтыратып әйткәч, ул малаен үзе янына җибәрергә сораган. Берничә көннән соң социаль челтәрләрдә таралган хәбәрләрдә исә колак өзелеп төшкән диярлек дип язалар», — ди директор.

Баир Ринчино сүзләренчә, ул имгәнгән малайның әти-әнисенә шалтыратып караган, тик әлегә сөйләшә алмаганнар.

«Малайның анасыннан да, бабасыннан да үзем гафу үтенәсе идем, ләкин алар әлегә җавап бирми. Малай мәктәпкә йөрми. Укытучы эшен дәвам итә», — ди җитәкче. 

https://tatar-inform.tatar/news/society/16-02-2021/tatarstanda-kubok-druzhby-duslyk-b-tenrossiya-hokkey-turniry-uzachak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев