Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы каз өмәсе үткәрде
Гүзәл затлар «Каз өмәсе» йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәтте.
Ульяновск өлкәсенең Инза районы «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы милли йолаларыбызны саклап калу һәм яшь буынга тапшыру буенча зур эш башкара. Илүсә Коломак җитәкчелегендә гүзәл затлар «Каз өмәсе» йоласын яңартып, яшьләргә борынгы гореф-гадәтләребезне күрсәтте.
«Өмет» газетасының инстаграм сәхифәсендә хәбәр итүләренчә, Инза районында казлар быел бигрәк тә иртә өлгергәннәр. Милли киемнәр кигән хатын-кызлар казларны су буена алып төшеп, салкын су белән чайкады. Ә өлкән апалар белән бала-чага, йолага тугры калып, су буена илтүче сукмакка каз каурыйлары сибеп баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев