Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Унынчы сыйныфта укучы кыз әнисе һәм үги әтисе булган йортка ут төрткән

Сөйгән егете белән очрашуга җибәрмәгән өчен, үсмер туганнарыннан үч ала.

 

Краснодар краенда әтисе белән үги әтисе булган өйгә ут төрткән үсмер кызга җәза бирмәгәннәр. Вакыйга Ленинград районындагы Первомайский бистәсендә бер ел элек була. 16 яшьлек кыз туганнары белән талаша. Аны сөйгәне белән очрашуга җибәрмәгәннәр. Шуннан соң кыз өйгә ут төртә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Кыз планын җентекләп кора. Ул үзенең бүлмәсендә караватка күп итеп әйберләр сала, кеше кыяфәте ясап, җәймә белән каплап куя. Аннары матур күлмәген киеп, сумкасын ала да чыгып кача. Гаражга барып, иске чүпрәк ала, аны бензин белән чылата. Чүпрәккә ут төртә һәм өй эченә ыргыта.

Өйгә бик тиз ут каба. Бәхеткә, янгынны тиз арада сүндерәләр. Агач өй янып бетә, гаилә йортсыз кала. Утны сүндергәч, кыз баланы күрше авылда табалар. 10 сыйныфта укучы кыз төнлә егете белән йөреп кайткач, иптәш кызында кунарга калган. Ул тереләй яндырып үтерергә маташкан ата-анасын искә дә алмаган, диелә бу хәбәрдә.

Полиция җинаять эше ача. «Алдан уйлап милекне юк итү яки милеккә зыян китерү» маддәсе буенча җаваплылык 16 яшьтән соң гына билгеләнә. Шуңа күрә кызга иректән мәхрүм ителү яный. Тикшерү барышында анда психик тайпылышлар булуы ачыкланмый, аны мәҗбүри дәвалау таләп ителми. Психолог фикеренчә, өйгә ут төртү — үсмернең протесты, шулай итеп ул ата-анасы канаты астыннан чыгарга омтыла.

Күршеләре сүзләренчә, ул беркайчан да ата-анасы белән тату тормаган. 

Хәзер янгыннан исән калган әти-әнисе баланы гафу иткән. Әти-әнисе балага дәгъва булмавын белдергән. Тикшерү соңгы этабында булганда, җинаять эшен туктатканнар. Баланы хокук саклаучылар махсус хисапка куйган, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев