Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урамнарда әзер түтәлләр бар, тик чәчәкләр юк

Район үзәгенең Урыссу урамын төзекләндерү буенча, килешегез, муниципалитет җитәкчелеге тарафыннан шактый күләмле эшләр башкарылды.

Юллар, тротуарлар, ясалма яктылык, чәчәк түтәлләре, эскәмияләр – болар барысы да безнең өчен. Эх, Урыссу руда булмаган материаллар предприятисе дә әлеге төзекләндерү эшләренә үз өлешен кертсә икән... Әлеге хезмәт коллективының административ блогы Урыссу урамындагы 24санлы йортның беренче катында урнашкан. Тәрәзәләре дә урам якка карый. Менә шул тәрәзәләр артында эшләүче бер төркем гүзәл туташ һәм ханымнарга чәчәкләр дә елмаеп карап торса, ничек күңелле булыр иде, шулай бит? Бу эшне башкарыр өчен зурдан кубып эшкә дә тотынырга кирәкми – биредә бордюрлар белән уратып алынган әзер өч түтәл бар. Бары тик аны чүп үләннәреннән арындырып, гөлләр генә утыртырга кирәк. Күпьеллыклар булса, гомумән, бер катлы эш була. Әлбәттә, бордюр ташларын аклап кую да артык булмаячак...

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X