Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу балалары - туган тел бәйрәмендә

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында “Туган тел атналыгы” кысаларында 17-21 февральдә төрле чаралар узды.

Атналыкның беренче көнендә Муса Җәлилнең  иҗатына багышланган тәкъдир күрсәтелде, шигырләре укылды, әсәрләре буенча ясалган иллюстрацияләр каралды. “Халык әкиятләре буенча мультпарад” исеме астында татар һәм рус телләрендә мультфильмнар күрсәтелде. Татар халык әкиятләре буенча кичә үткәрелде. 
18 февральдә балаларга аларның яратып тыңлый торган әкиятләре укылды, ә соңыннан уртанчылар һәм зурлар төркеме нәниләре белән “Рус халык әкиятләрендә кунакта” темасына укылган әкиятләр буенча викторина үткәрелде. 
Атна буена балалар көн дә билгеле бер халыкның әкиятләре белән танышты, уеннарын уйнады. К
ечкенә һәм уртанчы төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар татар һәм рус әкиятләре, уеннары белән танышса, зурлар төркемендә башкорт һәм чуаш уеннары, әкиятләре өйрәнелде, ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары мари, удмурт халкының иҗаты белән танышты. Балаларга атна буена рус һәм татар халкының кече фольклор төрләре - мәкальләр, әйтемнәр, такмаклар өйрәтелде, шигырьләр укылды, җырлар тыңланды, табышмаклар кичәсе үткәрелде. 
Һәр төркем балалары үзләре яраткан әкиятләренә багышлап рәсемнәр ясады. Алар “Әкиятләр сандыгы” дип исемләнгән вернисажда үз урыннарын алды. 
21 февральдә, “Бөтенхалык туган телләре көне”ндә, барлык төркемнәрдә дә “Туган ягым халык уеннары” күңел ачу чарасы узды. Балалар татар, рус, башкорт, мари, удмурт, чуаш уеннарын уйнадылар. Уен барышында төрле санамышлар, үртәмешләр кулланылды. Балалар бик теләп катнашты, үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын күрсәтте. 
Тәрбиячеләр ата-аналар белән дә эш алып барды. Балаларны туган җир, гаиләдәге гореф-гадәтләр белән ничек таныштырып булуы турында киңәшләр бирде, консультацияләр үткәрде. Әлеге темага кагылышлы стендлар ясадылар. Һәр уен, бәйрәм музыка белән озатып барылды.

Ләйсән СОЛТАНОВА,

балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев