Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсе картасына үзгәрешләр кертелде

Бүген район хакимиятенең утырышлар залында Урыссу бистәсендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару буенча ачык тыңлаулар узды.

Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Илнара Гыйлаҗева шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару буенча картасына 2020 елда кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән таныштырды. Чарада катнашучылар фикер алышканнан соң, район үзәге картасы кабул ителде. Сүз уңаеннан, җирдән файдалану һәм төзелеш карталары барлык авыл җирлекләрендә дә яңадан кабул ителәчәк, дип белдерде Илнара Марат кызы.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев